Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөрә елгасы янәшәсендә нинди "Айсберг" калкып чыккан?!

Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләре эшләп килә. Үз эшен башларга тәвәккәлли алганнар дәүләт программалары ярдәмендә терлекчелек, кошчылык, умартачылык һәм башка төр буенча уңышлы гына эш башкаралар.

Араларында яңалыкка омтылып, безнең яклар өчен моңарчы ятрак булган яшелчәчелек юнәлешендә тәвәккәллек күрсәтүчеләр булуы тагын да куанычлы.

Байлар Сабасында яшәүче Гөлнара Галимова район үзәгендәге урамнарны чәчәкләргә күмеп, халыкны сөендереп яши. Быелгы җәйдә тагын да четереклерәк хезмәткә алынган. Бөрә елгасы янәшәсендә 2 гектар мәйдан җирне арендага алып, салат үстермәкче.

-Гөлнара яңа төр башлангычлардан курыкмыйча, яңа проектлар буенча эшләүче эшмәкәр. Ике ел элек районга үз проектларын тәкъдим итеп, Алабуга шәһәреннән "Белая дача" компаниясе вәкилләре килгән иде. Әлеге компания салатларны, яшелчәләрне эшкәртеп кибет һәм рестораннарга тарата. Районга визитлары вакытында алар район эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырдылар. Һәм Гөлнара тәвәккәлләп эшкә алынды. Бу мәсьәләне өйрәнү өчен Мәскәү өлкәсендә булып, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп кайттык. "Белая дача" безгә салатның "Айсберг" сортын үстерергә тәкъдим итте, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов яшь эшмәкәрнең хезмәтен югары бәяләп.

Салат карап торышка гына талымсыз үсемлек кебек. Әмма бик нәзберек, тиешле таләпләргә туры китереп үстерү өчен күп тәрбия сорый икән.

- Салатны 12-13 майда үсенте өчен чәчтек, 25 көннән соң теплицадан тышка чыгардык. Теплицаны Мәскәү өлкәсендәге эшмәкәрнең тәҗрибәсен кулланып, аның үрнәгендә ясадык. Туфракка утыртканчы 2-3 көн урам һавасында чыныктырасы. Араларын 35-40 сантиметр калдырып утырту кирәк. Туфракка беренче партиядә 40 мең данә утырттык. Салатлар 25 көндә өлгерә. Бер партия үскәнче, икенчесе утыртыла. Көнаралаш бер көнгә 8 тонна су сибү планлаштырыла. Сугару Бөрә елгасыннан махсус җайланма ярдәмендә тамчылап сиптерү системасы буенча башкарыла. Тук­ландыру һәм бөҗәкләргә каршы эшкәртүнең дә тәртибе бар. Без экологик яктан чиста продукция җитештерергә тиеш­без, шуңа омтылып эшлибез, - ди Гөлнара эш тәҗрибәсе белән уртаклашып.

Эшмәкәр ханым районыбыз мәктәпләре бе­лән берлектә сарымсак үстерергә дә алынган. Уз­ган көздә Воронеж шә­һәреннән бер тонна са­рымсак алып кайтып утырт­каннар.

-Сарымсаклар кышны яхшы чыккан. Барлыгы 16 мәктәп белән эшлибез. Сарымсак иң күбе Шәмәрдән лицеенда үстерелә. Алар участокларында 8 сутый җиргә утыртты. Мәктәпләргә йөреп, сарымсакларның үсү, укучыларның тәрбияләү процессын карап-күзә­теп торам. Уңыш алып карамыйча әлләни зурлап сөйләрлеге дә юк, - ди эшмәкәр.

Сарымсакны йортлары янәшәсендә 7 сутый бакчага да утыртканнар. Эшмәкәрнең төп булышчылары - гаиләсе. Җәйге каникул чорында мәктәп укучыларын эшле итәргә дә алынганнар. 14 укучы чәчәк, сарымсак, салат басуында бердәм, дус булып чүп утый, үсенте араларын йомшарта.

Тәвәккәлләп бер тотын­саң, татарның бул­дыклы ханымнары әллә нинди киң колачлы эшләр башкарырлык икәнен үз тормышында исбатлап яши яшь эшмәкәр.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев