Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бу көн кабатланмасын

1941 елның 22 июне. Ул көнне дә нәкъ бүгенгедәй һәркем үз мәшәкате белән йөргән.

Күп татар авылларында халык сабантуйларга чыгасы, мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узасы булган… Әмма илгә бәхетсезлек килгән...

Сугыш башланган көнне Татар Икшермәсе авылында яшәүче Гандәлиф апа Җиһаншина да яхшы хәтерли. Умартачы һөнәрен үзләштергән кызның атлар сараена төшеп барышы була. Каршына Олы Арташ авылы кешесе (исемен Ризван дип хәтерли.- авт) очрап, шомлы хәбәр җиткерә: сугыш чыккан?! Шушы ике сүз сугышның нинди афәт икәнлеген аңламаганнарны да сискәндерә. Шунысы да игътибарга лаеклы: Гандәлиф апага дүрт елдан соң Җиңү хәбәрен дә шул ук Ризван ирештерә: Әмма аңарчы, аң-һай, күп михнәтләр күрергә, дошман тизрәк тар-мар ителсен өчен үзләрен аямыйча эшләргә туры килә әле тылдагыларга. Ирләр фронтка алына башлагач, Гандәлиф апаны бригадир итеп куялар. Аңа авылда калган хатын-кызларны, бала-чагаларны эшкә тарту өчен күпме көч куйганын ул үзе генә белә. Барысының хәле бер чама: ачлык, хәлсезлек, җәй җитүгә иртәдән кичкә кадәр басуда бил бөгү. "Миңа 11 хуҗалык рәисе белән эшләргә туры килде. Иләбәрдән Хәсән Нигъмәтҗановны аеруча яхшы хәтерлим. Аягында чабата, үзе ач. Хәлсезлектән кырда алабутага әвәләнеп егылыр иде дә, тагын торып китәр иде. Чөнки кешене эшләтергә, фронтны икмәк белән тәэмин итәргә кирәк. Сугышның гына бетәр исәбе күренмәде. Көн саен диярлек урман буена кадәр егетләрне армиягә озата идек. Минем үземне дә район комиссариатына чакыртып, комиссия үткәрделәр. Армиягә алабыз дигәннәр иде, хәбәр-хәтер килмәде тагын",- дип искә ала Гандәлиф Җиһаншина ул михнәтле елларны.

Гандәлиф апа фронттан авыр яраланып кайткан Җиһанша белән гаилә корып, биш бала үстерәләр. Аның насыйбына язган солдат сугышта могҗиза белән генә исән кала. Житомир янында әсирлеккә төшкән Җиһаншаны немецлар, үлгән, дип мәетләр чокырына ташлыйлар. Әмма ул үлемнән көчлерәк булып чыга һәм туган авылына 1945 елда җиңүче булып кайта. "Вафатына 16 ел инде. Җиһанша белән 52 ел гомер кичердек. Бер аягы юк иде, балаларны күбрәк ул карады, мин сугыштан соң 20 ел умартачылыкка эшләп, пенсиягә чыктым. Хәзер менә миңа - сугыш ветеранының тол хатынына хөкүмәт өй салып бирә. Шушы кайгыртучанлыкка елыйсыларым килә",- диде Гандәлиф апа куанычын уртаклашып.

Шундый ук сөенечне ерак булмаган күршесе Фагыйлә апа да Хәсәншина да кичерә. Хәзерге көндә икесенең дә "Рыбнослободск-Универсалстрой" җәмгыяте төзүчеләре эшләгән йортлары җитешеп килә. Фагыйлә апа да - 1941-1945 елларда илне саклаган солдат хатыны. Үзе Югары Шытсу авылында туган. "Аның булачак ире Барыйны яшьтәшләре белән сугышка киткәндә хатын-кызлар белән урманга хәтле озата барганны хәтерлим әле",- диде Гандәлиф апа. Ә Фагыйлә апа сугыш хәбәрен чит җирдә - Монголия-Бурятиядә ишеткән. Шуннан фронтка алынган әтисен кызга бүтән күрү насыйп булмый. Сугыш ветераны Барый Хәсәншин белән кавышып, дүрт ул, бер кыз үстергәннәр. Сугыш чоры михнәтләре генә җитмәгән, инде бала хәсрәтләрен дә күп күргәннәр. "Сабырлык булмаса, ул кайгыларның берсен дә күтәрерлек түгел иде",- диләр мөхтәрәм ветераннар. Картаймыш көннәрендә яңа йортлы булганнары өчен күңелләре тагын да нечкергән аларның. "Барысына да, Путиннан башлап, үзебезнең Президентка кадәр, шулай ук район житәкчеләренә зур рәхмәт әйтеп языгыз. Яшьләр бәхетле булсын, алар безнең буынга туры килгән авырлыкны аңлый белсеннәр, 22 июнь беркайчан да кабатламасын",- диделәр бертавыштан.

Озакламый яңа йортларда яши башлаячак Гандәлиф һәм Фагыйлә апаларга саулык, озын гомер телик.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев