Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Бәйге дә сыный, корылык та

    Җир йөзендә урман дигән дөнья бар. Агачлар, җәнлекләр, кош-кортлар, сафлык, хозурлык дөньясы.

    Шөкер, төбәгебез шушы "яшел хәзинә"гә бай безнең. Татарстанда урманнар барлык мәйданның 17 процентын биләп торса, районыбызда ул күрсәткеч 27 процентка җитә. Шушы тармакка җаны-тәне белән бирелгән урманчылар белән дә хаклы горурлана алабыз.

    Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба урман хуҗалыгы эшчәннәре традицион бәйге - үзләре арасында иң осталарны ачыклау конкурсы үткәрделәр. Быел әлеге чара өчен Шәмәрдән урман участогының 127 кварталы сайланган иде. Иштуганны чыгуга башланып киткән аланда 6 командадан дүртәр кеше үзенең белемен һәм практик осталыгын күрсәтте, булдыклылыкка имтихан тотты. Быелгы бәйгегә шулай ук былтыр гына тупланган орлыкчылык-селекция үзәге коллективы да катнашты, ә егерьлар үзара ярыштылар.

    Кулларына маршрут картасы алганнан соң бәйгегә катнашучылар дистәдән артык этап узарга, теориядә һәм практикада үзләренең белемнәрен күрсәтергә тиешләр иде. Барысыннан да урманнардан файдалану, торгызу, инвентарьлаштыру, аттестацияләү, документлаштыру, яшь үсентеләрне планлаштыру тәртипләрен, хезмәтне саклау законнарын, урман техникасын, агачларның һәм куакларның, үсемлекләрнең исемнәрен яхшы белү соралды. Урманчы законсыз агач кисүчегә дөрес итеп акт яза һәм беркетмә тутыра, ут сүндерә, ат җигә белгәнлеген, шулай ук беренче медицина ярдәме кирәк булганда югалып калмаганлыгын да күрсәтергә тиеш иде. Теоретик белемнәр тестлар ярдәмендә тикшерелде.

    Урманны агач кисү өчен бүлеп алу багана утыртудан башлана. Алар урманнарны кварталларга, кишәрлекләргә бүлә. Башын очлап ясауның үз үлчәмнәре, казып утыртуның да кагыйдәләре бар. Үлчәүләрдә төгәлсезлек китсә, балл кими. Багана утырткач, компаслы визир ярдәмендә делянканы бүлеп алырга, кисәргә яраклы агачларны санарга кирәк. Бу этапның судьясы Р.Талиповның әйтүенә караганда, урманнан кишәрлек бүлеп алуда иң югары баллны Сабабаш урманчылары җыйган. Агачны иң оста егучы да шушы урманчылыктан Вәгыйз Әхмәтҗанов булып чыкты. Ул 46 сантиметр диаметрлы каенны 48 секунд дигәндә алдан куелган казык өстенә аударды. (Дәвмын газетадан укый аласыз).

    Ф.Мәүлетов.

    Н.Дәүләтов фотолары.

    Теги: Урман
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: