Өч йөз елдан соң кайту
Районыбыз татарның борынгы тарихында эз калдырган мәгърифәтчеләре белән дә хаклы горурлана ала.
Мортаза Гали бине Котлыгыш эс Симети әл Казанины да шундый шәхесләрнең берсе дияргә мөмкин. Ул моннан өч дистә гасыр элек үк үз халкының тормышына, рухи дөньясына билгеле бер дәрәҗәдә уңай йогынты ясый алган мәгърифәтче. Исеменең язылышына өстәлгән сүзләрдән үк күренеп торганча, Мортаза Гали улы тумышы белән Симет авылыннан булган. Ә Казани алдындагы әл кушымчасы аны Казан каласы муллары белән элемтәсе турында сөйли.
Узган атнада мәдәни мирас елында Югары Симет авылы җирлегендә Мортаза Гали биненең исемен мәңгеләштерү белән бәйле истәлекле вакыйга булды: Түбән Симет һәм Югары Симет авыллары арасындагы борынгы зират урынында аның каберенә таш куелды. Әлеге церемония Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, Югары Симет урта мәктәбе укучылары, укытучылар, авыл халкы катнашында узды. Шушы эштә башлап йөргән ветеран-укытучы Шәймөхәммәт абый Җиһангиров халык алдында ясаган чыгышында әйткәнчә, Мортаза хәзрәт - җир биләүче байлар нәселеннән. Аның бабалары Самара өлкәсендәге Гали авылына нигез салган дип фаразлана. Соңрак боларның бабалары, җир биләүче булып, Арча районының Түбән Оры авылына, аннары Югары Симеткә күченгән. Шушы нәселдә 1650 елда туган Мортаза исә гыйлемгә омтылган, ерак сәфәрләргә йөргән, Бохарага барган, Дагыстанның Дербент мәдрәсендә белем алган. Мортаза хәзрәт Гарәп иленә - хаҗга баруын 1698 елда язган "Сәяхәтнамә"сендә тасвирлый. Галимнәрнең сирәк китапларны өйрәнүләре күрсәткәнчә, ул әлеге жанрдагы беренче татарча текст булып санала икән. Сәяхәтнамәдә автор турында мәгълүмат бирелгән, сәфәрнең максаты күрсәтелгән, хаҗ йолалары тулы сурәтләнгән.
(Дәвамын газетадан укый аласыз).
Ф.Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев