Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дин әһелләребез Президент Указын хуплый

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 ноябрьдә "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.

Әлеге документның Халыклар бердәмлеге көнендә көченә керүе тирән мәгънәгә ия. Указ барыннан элек традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатын күздә тота. Шушы уңайдан төрле конфессияләр вәкилләренең фикерләре белән кызыксындык.

Илдар Яхин, Саба үзәк мәчетенең имам-хатыйбы:

-Әлеге Указ безнең мәхәлләгә йөрүчеләр тарафыннан берсүзсез хуплана. Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү - вакыт таләбе. Аның Болгарда сафка басуы үзе үк күпне сөйли! Болгар Җыенына барсам, Ак мәчеткә кереп, намаз укымыйча калмыйм, ул аклыгы, пакьлеге белән күңелне нечкәртә, аның янәшәсендә Ислам академиясе булачагы муафыйк эш. Ни кызганыч, җөмһүриятебез суверенлыгы игълан ителгән елларда милли университет булдыру идеясе тормышка ашырылмыйча калган иде. Ислам академиясе төзү шушы хыялларны өлешчә булса да канәгатьләндерер дип уйлыйм. Академия динебезне күтәрү өчен генә түгел, ә телебезне, милләтебезне саклап калу өчен кирәкле уку йорты, гыйлем учагы булыр дип саныйм . Шушы күзлектән караганда Президент Указының гамәлгә ашырылуы зур әһәмияткә ия.

Артемий атакай Петров,

Рус православие чиркәвенең Казан епархиесе Шәмәрдән приходы иерархие:

-Указны хуплавымны белдерәм. Казан Мәрьям ана иконосы - рус православие чиркәве тарафыннан аерым хөрмәтләнә. Әлеге иконаның урыны булуы приходка йөрүчеләр, туристлар һәм гыйбадәт кылырга килүчеләр өчен мәртәбә генә. Яхшы гамәлгә, республика тарафыннан бу идеянең тормышка ашачагына без бик шат. Болар дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан эшләнә. Бездә дини фанатизм, берсен икенчесеннән өстен кую тудырган террорлык, экстремизм күренешләренә урын булырга тиеш түгел.

Илнур Газизов, Эзмә мәчетенең имам-хатыйбы:

-Президент Указын ихластан хуплыйбыз. Без бүген тарихи вакыйга шаһитлары: күз алдыбызда борынгы рухи башкалабыз Болгар шәһәрлеге торгызыла. Бу һаман да алга китешне, диннәрне үстерүгә республика җитәкчеләре тарафыннан зур игътибар бирелүен күрсәтә. Моны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең республика Дәүләт Советына Юлламасында ук "Без алга таба да илебездә дини белем бирү системасын камилләштерү юнәлешендә хезмәт куячакбыз. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча төзелә торган Болгар ислам академиясе әлеге эштә зур роль уйнарга тиеш",- дип билгеләп үткән иде. Шушы вакыйганы законлаштыру һәм дин әһелләренең белемен күтәрү тормыш зарурлыгы нәтиҗәсе.Үзем, мәсәлән, башта Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыдым, хәзер Ислам университетының V курсын тәмамлап киләм. Сафыбызда югары белемле муллалар арта. Президент указы рухи мәдәниятне үстерүгә зур йогынты ясар, иншәаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев