Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энергетика министрлыгы бензин бәяләре 10 процентка артуны фаразлый

РФ Энергетика министрлыгы 2016 елда бензин бәяләре якынча 10 процентка артуны көтә, дип хәбәр иткән энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов.

"Без ел дәвамында бензин бәясе 10 процентка кадәр яки азрак артыр дип көтәбез", - дигән ул. Аның сүзләренчә, хәзергә ведомствоның төп бурычы - нефть продуктларын җитештерүне һәм куллануның тотрыклы балансын тәэмин итү.

Бу атнада Хөкүмәт Дәүләт Думасына бензинга акцизлар арту турындагы закон проектын керткән, бу бәяне ике-өч тапкыр арттыруга китерәчәк.

2015 елда Россиядә бензинны ваклап сату бәясе 5 процентка диярлек үскән, гәрчә нефть хакы кимесә дә. Шул ук вакытта дөньяның күп илләрендә нефть бәяләре төшү бензин хакы кимүгә китергән. GlobalPetrolPrices.com порталы мәгълүматлары буенча, 2015 елның соңгы кварталында Европада бензин уртача 4, ә АКШта 11 процентка арзанайган.

Мәскәү, 19 февраль, «Татар-информ», Ольга Пушко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X