Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эш сөйгән - үкенмәс

Ана куены туннан җылырак, диләр. Килешәм: бернинди затлы тун да алыштыра алмый әниләрнең куен җылысын.

Ә Сәрдә авылында яшәүче Нурия Гыйләҗетдинованың җылы кочагында тугыз кыз һәм өч малай үскән. Олы йөрәкле, бала җанлы бу ананың йокысыз төннәре, таң белән бергә уянып, балаларымны мәктәпкә озатканчы, фермага эшкә киткәнче дип көненә дүртәр таба ипи пешергән чаклары артта калган. Балалары үсеп җитеп, гаилә корган, эшкә урнашкан. Нурия апа хәзер тормыш иптәше Рәшит абыйның эштән кайтуын көтеп, балаларына изге теләкләр теләп, ял көннәрендә аларны каршылап яши.

Үзе дә алты балалы ишле гаиләдә үскән кыз, авыл егетләре арасыннан иң акыллы, эчкерсез күңелле Рәшитне сайлап ялгышмаган. Югын-барын бер итеп, тормыш ваклыкларына бирешмичә, бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер иткәннәр. Аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре карашларыннан сизелә. Балаларына да шул рухта, бер-берләренә ихтирам белән, туган җанлы итеп карарга кирәклеген аңлатып үстергәннәр. Иң мөһиме ул-кызларының берсе дә туган ягын ташлап, авылдагы авыр хезмәттән качып шәһәргә китмәгән. Күбесе "Алтын Саба-М" хуҗалыгында эшли.

- Балаларыбыз безгә ярдәм булсын дип тә калганнардыр инде. Кечкенә чакта ук, мин дә төшим әле, дип иярәләр иде миңа. Күрше авыл Шекшегә көненә өчәр тапкыр бара идек фермага. Сыер да саудым, ат та җиктем, бозаулар да карадым, азык кертүдә дә эшләдем. Шунда эшкә өйрәнеп үстеләр, - ди Нурия апа.

Авыл баласын кулыннан җитәкләп йөртәсе юк шул. Яшь буын хезмәт тәрбиясе белән үсә, кеше нәрсә әйтер дигән уй да киртә тота. Эш сөйгән үкенмәс, диләр. Хезмәт яратып үскән егет-кызларга мөстәкыйль тормыш итүе дә җиңелрәк.

- Әти-әнигә рәхмәттән башка сүз юк. Бишенче сыйныфта укыганда әни белән бергә бозаулар карадым. Ярый әле авылда калганбыз, дип сөенеп туя алмыйм. "Олыяз" җәмгыятендә сыерлар савам хәзер. Бер-беребезнең хәлен белеп торабыз, исән генә булсыннар. Алар булгач бик рәхәт, - ди кызлары Люция.

Балалары - Роберт белән Илмир фермада терлекләргә азык кертүдә эшли, Гөлия, Рушания, Люция сыер сава, Ришат механизатор, Алия "Чулпан" кафесында пешекче, Гөлфия авыл кибетендә сатучы, Лилия, Миләүшә, Алинә "Герат" кафесында официант һәм пешекче булып эшлиләр. Кечкенә кызлары - Гөлинә дә Кукмарадагы Яниль һөнәр училищесында пешекче һөнәренә укый.

Гыйләҗетдиновлар абзар тутырып мал-туар асрый. Әле күптән түгел генә терлек симертеп сатканнар. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәндәй, Рәшит абыйның балта эшенә дә осталыгы бар икән. Йорт-җир төзү, яңарту эшләрен дә үзе башкарган.

- Дүртенче сыйныфтан ук трак­тор йөртә башладым мин, - дип сүзгә кушыла Рәшит абый. - Гомере буе хуҗалыкта мехнизатор булып эшләдем, хәзер терлекчелектә. Балаларның үскәнен күрми дә калдым. Кызларны кияүгә сорап килә башлагач кына белдем, - дип шаярта ул.

Нурия апа унике бала һәм унике оныкның яраткан әбиләре генә түгел, алты кияүнең әбисе һәм сигез кодагыйның сердәшчесе дә бит әле. Алты кызны кияүгә биргән, ике ул өйләндергәннәр.

- Миңа хәзер сиксән ике яшь, мин дә ун бала үстердем, кодагыйларым да бер дигән, барысы да әйбәтләр. Нурия кодагый белән Рәшит кода бик игелек­ле балалар үстергәннәр. Кызлары - Люция бездә килен. Бергә яшәвебезгә унбер ел, эшкә батыр, уңган, - ди Олыяздагы кодагый Назилә Гатауллина.

Менә шулай ул-кызлары, кияү-киленнәре, кода-кодагыйлары белән чөкердәшеп, дус-тату булып яшиләр. Терлекче, механизатор хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләп үстергән балалары да бик күпләргә үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев