Саба таңнары

Эзмә мәктәбенә - 80 ел

Узган шимбәдә Эзмәдә истәлекле вакыйга булды: төрле елларда сигезьеллык, урта белем алучылар бергә җыелып, туган йортларыдай якын булган мәктәпләренең олы юбилеен билгеләп үттеләр. Тантанага күп кунаклар кайткан иде, күрше-тирә авыллар өчен дә зур бәйрәм булды ул. Инкыйлабтан соң Эзмәдә 1932 елга кадәр мәчет бинасында укыталар. Шул елны хуҗалык рәисе Мөбәрәк...

Узган шимбәдә Эзмәдә истәлекле вакыйга булды: төрле елларда сигезьеллык, урта белем алучылар бергә җыелып, туган йортларыдай якын булган мәктәпләренең олы юбилеен билгеләп үттеләр. Тантанага күп кунаклар кайткан иде, күрше-тирә авыллар өчен дә зур бәйрәм булды ул.

Инкыйлабтан соң Эзмәдә 1932 елга кадәр мәчет бинасында укыталар. Шул елны хуҗалык рәисе Мөбәрәк Ахунҗанов һәм укытучы Салих Галиев тырышлыгы белән мәктәп салына башлый һәм 12 ай дигәндә 4 класслы яңа белем йорты ачыла. Менә шул мәктәп 1949 елда - җидееллык, 1959 уку елында - сигезьеллык, 1979 елда уньеллык итеп үзгәртелеп, биш авылдан килеп укучыларга белем һәм тәрбия бирде. Такта идәннәре сыгылып торган, ягып җылы тотмаган агач бина иде ул. 1978 елда директор итеп билгеләнгән һәм яңа мәктәп салу йөкләмәсен алган Муллагали Нәбиев әлеге бинаны күргәч, чыгышында әйткәнчә, артына егылып китә яза. Ул елларның шаһиты, 1949 елдан башлап мәктәпнең тарихын күңел түрендә саклаучы укытучыбыз Фәүзия апа Вахитова искә алганча, бер кышны мичләрне ашыгып томалаудан ис тигән укучыларны классы-классы белән кар өстенә чыгарып салалар. Бәхеткә, барысы да исән кала.

Ничек кенә иске булмасын, әлеге уңайсызлык балаларга төпле белем бирергә комачау итми. Эзмә мәктәбендә канатлар ныгыткан укучылар берсе дә югалып калмадылар, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирештеләр. Юбилейга кайтучылар арасында иң өлкәне Пүкәл авылыннан Дөрия Рамазанова филология фәннәре докторы дәрәҗәсе алды, 26 китап, 500дән артык фәнни хезмәт язды, илебезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә 60тан артык диалектологик экспедицияләр үткәрде. Эзмәдән Алмас Нәзиров урман хуҗалыгы министры дәрәҗәсенә күтәрелде, Гөлфия Мәүлетова "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Иләбәрдән Тубән Кама "Нефтехим" берләшмәсенең баш бухгалтеры, икътисад фәннәре кандидаты Илфар Яхин, район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов, җаваплылыгы чикләнгән "Арсенал" оешмасы (Казан) җитәкчесе Зәкәрия Гарифуллин, "Яшен" оешмасы директоры Рамазан Зарипов, полиция начальнигы Илшат Зарипов, "Ак Барс" банкының Саба офисы управляющие Исхак Галиев, ведомстводан тыш сак бүлеге ничальнигы Айдар Галиев, "Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбе" филиалы директоры Илшат Әхмәтшин барысы да Эзмә мәктәбендә белем алдылар. Укытучылары элекке укучылары белән горурланып, йомышлары төшкәндә аларның эш кабинетларына ишек шакымыйча гына килеп керүләре турында сөйләделәр. Кичәге укучылар үзләре дә белем учакларын онытмыйлар, күбесе "Үз мәктәбеңә булыш!" акцияләрендә катнашып, ярдәм кулы сузучы хәйриячеләр булып танылды. Мәктәпне 1978 елда тәмамлаган Илфар Яхин 80 еллыкка да буш кул белән килмәгән иде.

-Мин бу бәйрәмгә бик дулкынланып кайттым. Читтә эшләсәк тә, авылга кайтып энергия алабыз. Дуслар, авылдашлар, укытучы апалар белән очрашу безгә көч бирә. Безне, иске бинада белем алучыларны мәктәпнең икенче яшьлеген кичерүе аеруча шатландыра. Форсаттан файдаланып, Эзмәгә IV сыйныфка килгәч, беренче укытучым булган Рушания апага зур рәхмәт әйтәсем килә. Ул безнең бик көчле, инициатиавалы сыйныф җитәкчебез иде. Һөнәр сайлавым да Рушания апа укыткан математика фәннәре буенча булды. Сезне бик яраттык, үз иттек,- дип сөйләде ул һәм Рушания Яхинага сыйныфташлары исеменнән бүләк тапшырды.

Эзмә мәктәбен тәмамлаучыларны олы бәйрәмнәре белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов та котлады. "Бүген Эзмә авыл җирлегендә барлык район мәктәпләренә үрнәк булырлык бәйрәм. Шушы мәктәптә белем алган укучылар районда, республикада, хәттта Россия күләмендә танылган кешеләр булдылар. Алар - биредән олы тормышка юллама алган җитәкчеләр, галимнәр, педагоглар, ә, иң мөһиме, авыл, халык хуҗалыгында тыйнак, ләкин бик кирәкле һөнәрләре белән районыбызны, республикабызны социаль-икътисадый үстерү хакына фидакарь хезмәт куючылар. Тантанага килүчеләрне капиталь ремонттан соң танымаслык хәлгә килгән бина каршылады. Аларның сөйләшкәннәренә колак салдым: шәһәр мәктәпләре кызыгырлык хәлгә җиткән диючеләр дә булды. Яңарыш - сезнең хезмәт җимешләре, киләчәктә уңышларыгыз куанычлы, укучыларыгыз илгә кызыллык китермәслек булсын,- дип сөйләде ул.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары - лаеклы ялдагы мөгаллимнәр, техник хезмәткәрләр сәхнәгә күтәрелгәч булды. Мәктәп директоры Айнур Шәймәрданов барысына да рәхмәт сүзләре ирештерде, чәчәкләргә күмде. "Мин узган гасырның илленче елларында укыткан Эзмә мәктәбе хәзергесе белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Монда укытучыларга эшләргә дә эшләргә, дәүләт имтиханнарын "4"ле һәм "5ле билгеләренә генә бирерлек укучылар әзерләргә генә кала. Шушы максатка ирешүдә педколлективка уңышлар телим",- дип хисләрен уртаклашты 1967-1977 елларда район мәгариф бүлеге мөдире булган Халит Сабиров.

Кичә Эзмә мәктәбендә төрле елларда белем алган талантлар башкарган җырлар белән аралаштырылды, Тәфкил Яруллин исә кулындагы машина бәясе торган баянының клубка Илфар Яхин бүләге икәнен әйтергә онытмады. Эзмә яклары иҗат кешеләренә бай шул. Элекке хезмәттәшебез Гөлсинә Галимуллина инде алтынчы китабын чыгарырга әзерли. Әхмәт Хафиз - бер, Миңнегөл Манихова ике китап авторы булдылар. Татарстанның атказанган укытучысы Фәүзия Вахитова да, күпләрне хәйран калдырып, Эзмә авылы кешеләре турында мәкаләләр, шигырьләр тупланган "Кузгалалар җанда яралар" дигән китап чыгаручы буларак килгән иде. Ветераннар:

- Инде гомер көзенә кереп барсак та, йөрәкләр бүген 18 яшькә төште. Яшьлегебезгә кире кайткан кебек булдык, - дип, кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Фәнил Мәүлетов.

Автор фотолары.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: