Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фермада алмагачлар үсә [+фоторепортаж]

Район хуҗалыклары арасында "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасы - иң эресе, киң колачлысы. Димәк, Сатыш, Бигәнәй, Мамалай, Кибәче һәм Төбәк авылларындагы терлекчеләрнең дә тормышы, гаиләне туендырулары җәмгыять эшчәнлегенә бәйле. Ә алар зарланмыйлар. Хезмәт хаклары чагыштырмача әйбәт, эшләү өчен шартлар тудырылган, дип куаналар.

Без килгәндә Сатыш фермасы терлекчеләре дәррәү килеп, ашханәдән иртәнге чәйдән чыгып килә иде. Баксаң, өч савымга күчеп, эш ике сменада оештырылгач, иртән һәм төштән соң ашханәдә ашату да оештырылган икән. Кайнар аштан тыш, өчпочмак, вак бәлешкә кадәр пешереп сыйлыйлар биредә хезмәтчәннәрне.
-Ике смена эшләүгә күчкәч терлекчеләрне дә ике тапкыр ашатабыз. Көнгә 120 кешегә әзерләгән вакытлар бар. Механизаторларга чыгарабыз, төзелешкә килүчеләр дә бар, аларга да әзерлибез, - ди Наилә Садыйкова.
Сыерлар торагына килгәч, Сатыш фермасында сыер савучы булып эшләүче Гүзәлия Мостафина сөенә-сөенә торактагы чәй бүлмәсенә чакырды. Шунда ук юынып чыгу өчен душ бүлмәсе дә урнаштырганнар. Хезмәт урынында терлекчеләргә комфорт булдырылган. Гүзәлия ханымның ферма белән йорт арасы ике чакрымга сузыла икән. "Тизрәк сыерлар янына килеп җитәргә, вакытны бушка уздырмас өчен эшкә мопедта йөрим", - ди үзе. Фермага велосипедта йөри башлаган Гүзәлия, "Лада-гранта" машинасы да алып куйган. "Әле йөртергә өйрәнәм генә, икенче юлы машина белән килермен", - диде ул эшеннән канәгать калып.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев