Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әфганстан вакыйгалары илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды

Бу - фаҗигале Әфган сугышына кагылышы булган һәркемне искә алу көне. Әфганстан вакыйгалары илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды.

Таулы илдә 9 ел һәм 51 көн барган каты бәрелешләр халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт китерде, канлы күз яшьләре түктерде. Ерак сугышның барлык сынауларына түзеп, командирлар куйган хәрби бурычларны үтәп, сез чын батырлык үрнәге күрсәттегез. Әфганстанны онытырга безнең хакыбыз юк. Анда 15 мең егетнең гомере вакытсыз өзелде, безнең районнан 4 ата-ана улын кайтарып ала алмады. Әфганстан сугышын үлем белән күзгә-күз очрашкан һәр солдат йөрәгендә мәңге саклаячак. Батырлыгыгыз, бүген дә сафта булуыгыз, үз үрнәгегездә үсеп килүче буында патриотлык, батырлык, кыюлык кебек хисләрне тәрбияләвегез өчен зур рәхмәт.

Сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар юлдаш булсын сезгә, Әфганстан батырлары.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев