Саба таңнары

Финанс пирамидаларына чарасызлык түгел, комсызлык этәрә

Татарстанда 15 мең кеше финанс пирамидасы нигезендә эшчәнлек алып баручы кредит учреждениеләренә үз куллары белән барлыгы 2 миллиард сумнан артык акчаларын тапшырганнар.


- Эшчәнлек башлаган кредит-куллану кооперативына «закон бозасыз», дип, беренче атнада ук гаеп ташлап булмый. Кайбер халыкара финанс учреждениеләренең төп офислары Америкада хәтта. Җинаять эше кешеләрдән гариза кергәч кузгатыла, ләкин финанс пирамидасына кертелгән акчаларны тулысынча кире кайтару мөмкин хәл түгел, чөнки кертем акчалары инде тотылып беткән була, - дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Тимур Хәйруллин.

Халыкны астыртын рәвештә талаучылар җавапка тартыла, әлбәттә. «Финанс кредит» кооперативын, «Рост» компаниясен оештыручыларга карата җинаять эше бара. «Рост» компаниясе 2500 кешенең 700 миллион сум акчасын үзләштергән. «Казань кредит 1» кредит куллану кооперативын оештырган Петр Богданов - алты елга, ә «Социум-групп»ның хуҗасы Константин Полянчиков унике елга ирегеннән мәхрүм ителгән. «Рус-инвест» кредит учреждениесен оештырган «ата караклар» федераль эзләүдә.

Кешеләрне финанс пирамидаларына мохтаҗлык, чарасызлык кына түгел, комсызлык та этәрә. Әлмәт шәһәрендәге пенсионер ир белән хатын «йорт салырга» дип гомерләре буена җыйган акчаларын, Казандагы бер ана «инвалид баламны дәваларга акчамны күбәйтәм» дип 1 миллион сумын кредит учреждениесенә биреп «яндырган». Татарстандагы бер кеше йорт-җирен, машинасын сатып, ун миллион сум акчасыннан колак каккан хәтта.

- Акча кертеменә еллыкның 100-200 проценты кадәр өстәмә түләү ул - әкият. Теге яки бу кредит-куллану кооперативында «форкс», «сток» кебек чит телләр сүзләрен кулланып, зур вәгъдәләр бирә башлыйлар икән, аннан тизрәк чыгып качыгыз, - дип киңәш итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин.

Кызганыч, Россиядә әлегә финанс пирамидасы рәвешендәге кредит учреждениеләре оештыручыларга җинаять җаваплылыгы кырыс түгел. Бер ханым, мәгънәсез эш­ләргә мөнәсәбәтле рә­­вештә: «Кем акылларын кемнәргә бирәем», - дип әйтеп куя торган иде. Кеше акылын кешегә биреп булмый шул, үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың. Әмма башкаларның ялгышыннан сабак алсаң, зыян итмәс.

Дамир Бәдриев

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: