Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гадәттән тыш шартларда

"Коткарыгыз!" Бу ялварулы сүзнең кайчан, нинди очракларда әйтелгәнен барыбыз да белә. Шундый аваз салучыга (ишеткән очракта, әлбәттә) моңарчы ярдәмгә гап-гади кешеләр ашыга иде.

Техноген һәм табигый бәла-каза шартларында коткарылуга ихтыяҗ бар икән, димәк, гадәттән тыш шартларда эш итә белүче махсус коткаручы һөнәре дә булырга тиеш. Нәтиҗәдә Россиядә әлеге хезмәтнең барлыкка килгәненә инде 20 елдан артты һәм коткаручы хезмәте булдырылган дата - 27 декабрь 1995 елдан һөнәри бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Шушы чорда коткаручы хезмәтенең гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы зур булган урыннарда гына түгел, ә һәркайда оештырылырга тиешлеген тормыш ачык раслады. Мисал өчен, Шәмәрдәндә 4нче зона эзләү-коткару отряды эшли башлаганга өч ел тулды. Отряд хәзерге көндә Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтә. Әлеге җаваплылык зонасында 181 меңнән артык кеше яши. Аларның тормышында төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин һәм отряд, шуларны исәпкә алып, кешеләрне төрле вәзгыятьләрдән коткарып калу өчен зарури техник чаралар белән тәэмин ителгән. Коткаручылар үз бурычларын яхшы белә. Беренче медицина ярдәме күрсәтү, янгыннан алып чыгу, суга батучыны, юл-транспорт һәлакәтенә юлыгучыларны коткару - саный китсәң, әнә шундый төп булышлык итү төрләре 40тан арта. Кешеләр төрле тормыш вәзгыятьләрендә 112 телефоныннан безгә шалтыраталар. Отряд хезмәткәрләре 2011 елда 407 тапкыр авария-коткару эшләренә чыгып, зыян күрүче 54 кешене коткардылар. Безгә алынган хәбәрләрнең 81е - техноген характерда, 23е табигый стихия белән бәйле иде. Ни кызганыч, бәлагә юлыкканнарның барысын да коткарып кала алмыйбыз, Әйтик, юлларда транспорт аварияләре мизгел эчендә була, быел хәрәкәт кагыйдәләренең үтәлмәве биш районда тугыз кешенең үлеменә китерде. Шулай да коткарылучылар күбрәк. Мисал өчен, 14 ноябрьдә Казан-Шәмәрдән юлының 110нчы километрында килеп чыккан авариядә ул көнне дежурда булган И.Камилов, Р.Петров, Ш.Сабиров, И.Сафиуллин автомобильдә кысылып калган 2 кешене коткардылар. Моннан тыш шул авариядә төрле дәрәҗәдә имгәнгән 6 кеше "Ашыгыч ярдәм, белән хастаханәгә озатылды. Икенче урында - су коенганда батып үлүчеләр тора. Быел сулыкларда батып үлүчеләрнең 8 гәүдәсе эзләп алынды. Бу юнәлештә оперативлыкка ирешү өчен быел дүрт коткаручы (водолаз) белгечлеге буенча әзерлек үтте. Отрядта водолаз станциясе булдыру буенча максатчан эш алып барыла. Шулай ук махсус өйрәтелгән эт белән кинолог хезмәте дә булдырылды. (Дәвамы "Саба таңнары"нда).

Дамир Хәлиуллин,

отряд начальнигы.

Рәсемдә: Р.Гыймадиев (начальник урынбасары), Р.Шәрәфиев, Р.Батыршин, Д.Терехин, Е.Сергина (фельдшер).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X