Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Голос" тапшыруы финалисты Эльмира Кәлимуллина Бигәнәй авылына корбан чалырга кайткан

Узган сишәмбедә Ислам динендәге олуг бәй­рәм­нәрнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үттек. Аллаһының барлыгын танып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтен үтәп яшәгән һәр мөэмин-мөселман бу бәйрәмне шатланып көтеп ала. Һәм күпләр аңа Рамазан гаете узу белән үк алдан хәстәрләнә башлый. Әйтик, корбан чалырга ниятләүчеләр суеласы малны белешәләр, алдан ук туган-тумачаны, дин кардәшләрен бәйрәм көннәрендә үткәреләчәк Корбан ашларына дәшәләр. Корбан бәйрәме үзе 3 көн буе дәвам итә һәм ул иң элек мәчетләрдә гает намазы укылу белән башланып китә.

Саба мәчетендә ул көнне җәмәгать иртәнге намазга ук җыела башлады. Гает намазы укылганчы гый­бадәтханәнең өске каты һәм беренче каттагы хатын-кызлар залы халык белән шыгрым тулы иде. Мәчет мәэзине Рөстәм хәзрәт Зиннуров әлеге олуг бәйрәм турында үтемле вәгазь сөйләде, Коръән укып, әрвахлар рухына дога кылынды. Имам хатыйп Илдар хаҗи Яхъя да җәмәгатьне бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, Сабадан изге хаҗ сәфәренә кузгалган дин кардәшләребезнең (алар 10га якын кеше) сәламнәрен җиткерде, аларның исән сау-йөреп кайтуларын, илебезнең иминлеген, җәмәгатьләребезнең бер­дәм­леген, халкыбызның динле булуын теләп изге җирләрдә кылган догаларының кабул булуын теләде.

Аккүл Бигәнәй авылы мәчетендә гает намазы Шәкүр хәзрәт Вәлиев җитәкчелегендә узды. Ә мәчетнең имамы Фидәил хәзрәт Нуриев бәйрәм намазын Мамалай авылы мәчетендә үткәрде. Халык ике мәчеткә дә бердәм җыелды. Бәйрәмнән соң күп кенә хуҗалыкларда милләтебезнең атасы Ибраһимның сөннәте үтәлде - корбан маллары чалынып, саваплы ит туганнарга, мохтаҗларга, күрше-күләнгә таратылды. Ул көнне Бигәнәйдәге туганнарына изге йоланы үтәү өчен, телевидениенең 1 каналы аша барган "Голос" тапшыруы финалисты Эльмира Кәримуллинаның кайтканлыгы да билгеле булды. Әти-әнисе белән корбан чалдырып, туганнарында кунак булып, бик канәгать булып киткән танылган якташыбыз. Кичә Бигәнәй авылы мәчетендә бәйрәм уңаеннан Корбан ашы да үткәрелде.

Гает көнне Иләбәр авылы мәчетенә дә иртә баштан тәкъбир әйтә -әйтә ир-атлар бердәм җыелды. Икенче көнне мәчеткә йөрүче хатын-кызлар корбан чалдырып, Аллаһ йортында Корбан ашы үткәрделәр. Мәҗлескә 40лап кеше җыелган. "Чалган кор­баннарның, укыган намазларның, тоткан уразаларның кабул булуын теләп, җәмәгать белән дога кылдык. Киләсе гаетләрне дә исән-имин каршы алырга язсын" ди­гән теләкләре белән уртаклашты мә­чет имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев