Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык таныган Зифа

Хәзер кеше китап укымый, буш вакытында телевизор карый, компьютерда уйный дигән сүзләрне яшәешебездә ишетергә туры килсә дә, тормышта киресен күрәбез.

Әгәр язучыларыбыз, Чаллыда яшәп иҗат итүче, үз сүзләре белән әйтсәк, җиргә электр кабеле салучы, гади төзүче Зифа Кадырованың "Сагынырсың, мин булмам", "Көтеп узган гомер", "Язмыш сынавы" кебек йөрәккә үтеп керә торган, милли рухыбызга, яшәешебезгә якын китаплар язсалар, халык ябырылып укый. Зифа ханым әсәрләре мисалында шуны күрәбез. Район китапханәләрендә аның китабы кулдан-кулга күчеп укыла.

17 мартта шагыйрь Әнвәр Шәрипов белән Зифа Кадырова район мәдәният йортында үзләренең китапларын укучылар белән очраштылар. Кичә Ә.Кәримуллин исемендәге район китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре төзегән бай эчтәлекле сценарий белән үрелеп барды. Әнвәр Шәриповның йөрәкнең нечкә кылларын тибрәтүче шигырьләре җанны дәвалады. Ә Зифа Кадырова үзенең ихлас эчкерсезлеге, иманлы рухы, дөнья вәзгыятенә, тормыш кануннарына риясыз карашы белән сокландырды. Ул үзе турында: "Мин язучы түгел, бары тик, күңелемнән ташыган хисләремне ак кәгазь битенә төшерүче генә",- дигәч, каһарман язучы Фәнис Яруллинның бер сүзе искә төште. Мин аңа: "Сезгә хезмәттәшем Илмира Галимуллина, Фәнис абый кебек язучы өчен мин тузан бөртеге кадәр генә кеше, сәламемне дә шулай дип әйтеп җиткер",- дигәч, Фәнис абый йөзендә нур уйнатып: "Рухы бөек кешеләр генә үзләрен тузан бөртегенә тиңлиләр",- дип җавап биргән иде. Зифа Кадырова да шулай, үзен күкнең җиденче катында дип санап йөрүчеләрдән түгел. Аның өчен иң зур бәхет - халык мәхәббәте.

Г.Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Zifa