ХЕЗМӘТНЕ ЯРАТУ КИРӘК
Быел беренче тапкыр сигез комбайнчы 20000 центнердан артык ашлык суктырды.
Күңелендә кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт тәрбияләмәгән кеше тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйли алмыйдыр. Авыл җирендә нигездә нык ихтыярлы, көчле-чыдам ир-егетләр һәм хатын-кызлар гына югары уңышларга ирешә алалар. Чөнки игенче-механизаторның да, терлекченең дә, эшкәртү сәнәгате тармагында эшләүчеләрнең дә хезмәтләре җырдагыча гына түгел. Быел 24200 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан 78400 тонна ашлык җыйнадык, һәр гектардан уртача 32,4әр центнер уңыш алдык. Игеннәрне суктыруда басуда 97 комбайн, ашлык ташуда 125 "КамАЗ" автомашинасы һәм төрле маркалы тракторлар эшләде. Быел беренче тапкыр сигез комбайнчы 20000 центнердан артык ашлык суктырды. Комбайнчыларның 25 процентын 30 яшькә кадәргеләр тәшкил итә. Соңгы елларда комбайннар паркының 30 процентка яңартылуы да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга этәргеч ясый. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак һәм игенче-механизаторларыбызның уртак тырышлыгы белән быел уракны егерме биш көндә тәмамладык. "Чебешне көз саныйлар" дигәндәй, унбиш хуҗалыкта бер гектардан уңыш күләме районның уртача күрсәткеченнән югары булды. Мәсәлән, ул "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында бер гектардан 39,2 центнер (тулай җыем 5876,1 тонна), "Шытсу" җәмгыятендә - 36,2 (5424,4 тонна), "Мөхәммәтшин" крестьян (фермер) хуҗалыгында -35,8 центнер (2974,1 тонна) тәшкил итте. Мондый күрсәткечләргә ирешү өчен, әлбәттә, хезмәтне ярату кирәк. Чөнки игенчелек тармагында һәр агротехник чараны үткәрүнең үз срогы, үсемлекләрне тәрбияләүнең үз фазасы бар. Җитәкчеләрнең, белгечләрнең дөрес күрсәтмәсе буенча, механизатор эшен тиешле дәрәҗәдә башкарган очракта гына югары уңышларга ирешеп була. Гомумән, һәр хезмәттә төп рольне кеше факторы уйный. Мәсәлән, безнең районда пай җирләрендә иген үстерүче 62 фермер исәпләнә. Әмма шулар арасында җирдән дөрес файдаланып, мул уңыш үстерә алганнары бармак белән генә санарлык. Олы Кибәче авылыннан ирле-хатынлы Сәвия һәм Фәнил Галиәхмәтовлар фермерлык эшен елдан-ел киңәйтә баралар. Сортлы оннар тарту тегермәннәре дә булганлыктан, алар бодай үстерү белән шөгыльләнәләр. Быел алар 145 гектар җирләрендә нәтиҗәле эшләп, 5355 центнер тулай җыем алдылар, һәр гектарда уртача 36,9 центнер ашлык үстерделәр. Тимершык авылыннан Ильянур Ганиев 250 гектардан 7620 центнер тулай җыем, уртача 30,5 центнер уңыш алды. Олыяздан Кәбир Хуҗин 12 гектарда бәрәңге игеп, уртача 190 центер уңыш үстерде. Кайда гына эшләсәң дә, беренче чиратта, кешенең үзенең шәхси тырышлыгы кирәк.
Авыл хуҗалыгының иң зур тармагын алып торган терлекчелектә хезмәт тагын да җаваплырак. Район җитәкчелеге белән берлектә, терлекчелектә эш шартларын җиңеләйтү юнәлешендә тотрыклы эш алып барыла. Хәзер өлкәннәр әйтмешли, чор башка, таләп башка. Элек төзелгән торакларны ремонтлау белән генә канәгатьләнә торган заманнар узды. Соңгы җиде елда терлекчелектә районның күп хуҗалыкларында саву заллы сөтчелек комплекслары сафка бастыру зур яңалык булса, хәзер инде сыерларны роботлар белән саву җайланмалары урнаштырыла башлаячак. Быел һөнәри бәйрәмебезне "Алтын Саба-М" һәм "Курсабаш" җәмгыятьләре терлекчеләренә яңа сөтчелек комплексында каршылау насыйп булды. Гомумән алганда, югары продуктлы терлекләр асрау өчен Россия күләмендәге алдынгы технологияләр өйрәнелә, аларны эштә куллану юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Алга таба сыерларны тулысынча бәйсез асрауга күчерү һәм торакларда җилләтү җайланмаларын уңайлаштырып бетерү күздә тотыла. Быел "Саба" җәмгыятенең "Сатыш", "Явлаштау", "Мичән" филиалларында, "Курсабаш", "Туган як", "Шытсу" җәмгыятьләрендә яңа төзелешләр алып барылды.
Агымдагы кышлату чорына икееллык терлек азыгы запасы туплап, тыныч күңел белән кердек. Гомумән район тарихында бер баш шартлы терлеккә тупас һәм сусыл азыклардан уртача 55 центнер азык берәмлеге әзерләнгән елны хәтерләүче юк. Узган ел мал-туарның баш санын саклау өчен азыкны чит регионнарга чыгып әзерләп, ташып ашатканнан соң, азыкның кадере артты.
Быел терлекчелек продукцияләре җитештерүне үстерү, алга куйган максатларга ирешү өчен мөмкинлекләр чикле түгел.
Тугыз айда 253157 центнер сөт, 62065 центнер ит җитештерелде. Бер сыердан уртача 4822 килограмм сөт савып алынды. Ел тәмамланганчы әлеге күрсәткечләрнең тагын да үсәчәгенә шигем юк. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан 7 октябрьдә республика күләмендә Казанда оештырылган "Уңыш" бәйрәмендә игенчелектә һәм терлекчелектә, эшкәртү сәнәгатендә иң югары эш күрсәткечләренә ирешкән 76 хезмәт алдынгысы катнашты. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тантана алдагы атналарда үзебезнең районда да зурлап үткәреләчәк.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Мактаулы эшегездә зур уңышлар, гаилә иминлеге, балалар куанычы, саулык-сәламәтлек һәм алга куйган максатларыбызга бергәләп ирешүебезне телим.
Гафур Хәсәншин,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе
начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев