Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтләргә онытмыйк!

Яшь буынның бурычы - ветераннарга һәрвакыт игътибарлы булу, аларда яшәүгә өмет-ышанычны сүндермәү.

1990 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы карары белән игълан ителгән Халыкара Өлкәннәр көне ел саен ветераннарга гомуми хөрмәт билгесе астында уза. Төрле илләрдә төрлечә үткәрелсә дә, максаты бер ­ - өлкәннәрне олылау, аларга хөрмәт күрсәтү, олы тормыш тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерү, аралашу көне. Яшь буынның бурычы - ветераннарга һәрвакыт игътибарлы булу, аларда яшәүгә өмет-ышанычны сүндермәү.

Еллар үткән саен Халыкара өлкәннәр көне күпләрнең күңеленә хуш килерлек һәм йогынтылы чаралары белән үзенең кирәклеген ныграк дәлилли. Районыбызда хәзерге көндә өлкән яшьтәге 9700гә якын кеше яши. Шуларның 5670е - хатын-кыз, 3030ы - 60тан узган ир-ат. Алар - балачаклары авыр сугыш чорына туры килгән, хезмәт еллары илебезнең куәтен ныгытуга багышланган, үз проблемаларын хәл итүдән бигрәк, халык бәхете өчен фидакарьлек күрсәткән мөхтәрәм затлар. Моны беркайчан да истән чыгарырга ярамый.

Әйтергә кирәк, 1 октябрьгә һәм өлкәннәр ункөнлегенә билгеләнгән чаралар олы яшьтәгеләр бөтен халыкның ихтирамын белдерү билгесе булып тора. Саба муниципаль районы җитәкчелеге, социаль яклау, РФ Пенсия фондының районара идарәләре ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын җиңеләйтү, а ярдәм итү максатында эш алып баралар. Моның шулай икәнлеге түбәндәге күрсәткечләрдән дә ачык күренә. Бүгенге көндә сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына - барысы 293 гаиләгә бушлай яңа фатирлар бирелде һәм гариза биргән тагын 59 шушы категория граждан торак шартларын яхшыртачак. 2011 ел башында 60тан артык аз керемле гаиләләргә газ мичләре бирелде, шулай радиомарафонда акча ветераннарга матди ярдәм күрсәтүләргә, культура чараларына тотылды.

Соңгы елларда Шәмәрдәндәге тернәкләндерү бүлеге дә өлкәннәр тормышын җанландыруда зур роль уйный. Анда быел 385 ветеран үзенең сәламәтлеген ныгытты. Үз көннәрен үзләре күрә алмаучылар исә гомерләрен Лесхоздагы картлар йортында тыныч уздыралар.

Өлкәннәр көнендә олы яшьтәгеләргә даими ярдәм кулы сузучыларның артуына игътибар итми мөмкин түгел. Мисал өчен, "Саба тәрәзәләре" җәмгыяте җитәкчесе Р.Кәримуллин изге Болгар җиренә экскурсиягә баручыларга акчалата ярдәм күрсәтте. "Агрохимсервис" акционерлык җәмгыяте (җитәкчесе И.Кәримов) инвалидларга бөртекле ашлык бирде. Мондый мисалларны байтак китерергә мөмкин. Әмма андыйлар тагын да күбрәк булсын иде.

Өлкәннәрнең яшәү шартларын, тормыш хәлен яхшырту өчен болар гына җитми, билгеле. 2005 елда Россия Хөкүмәтенең 122 номерлы Закон кабул ителеп, ветераннарга ташламалар юкка чыгарылды. Өлкән яшьтәгеләр ике категориягә - федераль һәм региональ льготалардан файдаланучыларга бүленде. Инвалид өлкәннәр өчен социаль хезмәтләр җыелмасы тәкъдим ителсә дә, кыенлыклары булу сәбәпле, күпчелек өлкәннәр соцпакетларны алмыйлар.

Сүз дә юк, 1990 елдан башлап 1 октябрь ветераннар көтеп ала торган датага әверелде. 2010 елда да Өлкәннәр көне районыбызда матур үткәрелгән иде. Авыл һәм шәһәр җирлекләре Советлары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, предприятие җитәкчеләре үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны хөрмәтләделәр, табын артында олылар белән яшьләрне аралаштырдылар, бүләкләр тапшырдылар. Быел да Өлкәннәр көне барлык ветераннарны да колачлар дип ышанасы килә. Әмма картлык чорын кичерүчеләргә хөрмәт күрсәтү бәйрәмнәрдә генә түгел, ел буе дәвам итсен иде. Район ветераннар советы өлкән яшьтәгеләрнең барысына да саулык-сәламәтлек, көр күңеллек, гаиләләренә тынычлык тели, яшь буынны тәрбияләү эшендә актив катнашырга чакыра. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар!

Ә.Гафиятуллин,

район ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев