Саба таңнары

Иң кадерлесе – иминлек

Хезмәтне саклау буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты белән берлектә урып-жыю чорына айлык игълан ителде.

Һәркем үз иминлеген кайгыртырга бурычлы. Быелның хезмәтне саклау елы дип игълан ителүе дә юкка гына түгел. Урып-җыю чорында хезмәтне сакпау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим. Шушы көннәрдә министрлыкның хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Р.Шакиров һәм АПК хезмәтчәннәре профсоюзының республика комитеты рәисе урынбасары М.Бочков "Октябрь" һәм "Юлбат" җәмгыятьләрендә булып, айлыкның үтәлеше белән таныштылар. "Ике хуҗалыкта да хезмәтне саклау юнәлешендә күп эшләр башкарылган, әмма шул ук вакытта кимчелекләр күзәтелде,- диде Рәшит Шакиров. - Мәсәлән, икесендә дә эш урыннарында техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре яңартылмаган. Остаханәләрдә аккумулятор һәм эретеп-ябыштыру цехларында махсус җилләткечләр юк. Техника ремонты вакытында файдаланыла торган чокыр читләренең саклагычлары (бардюр) ышанычлы түгел, 12 вольт урынына 220 вольтлы яктырткычлар файдаланыла. Кран-балкаларның да техник яктан сынау сроклары узган. Басуда урып-җыюда эшләүче комбайннар янында да булдык. Янгынга каршы саклык чаралары күрелгән (ике янгын сүндергеч, 40-50 литр су, көрәк, ком һәм башкалар), аптечка һәм эш киемнәре белән тәэмин ителгәннәр. Әмма кырда комбайнчыларга туклану һәм ял итү өчен махсус урын юк. Ашны кайда китерсәләр, шунда утырып ашыйлар, санитар-гигиена таләпләре үтәлми",- дип үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Күптән түгел "Шытсу" җәмгыятендә узган семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе, шул ук вакытта аңа хезмәтне саклау вазифасы да йөкләнгән Раиф Харисов хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю чорында техника куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча методик ярдәмлекләр тапшырды, айлыкның таләпләре белән таныштырды.

Г.Галимуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: