Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • ИГЕННӘР ТӘРБИЯ ЯРАТА

    Бүгенге сәхифәбез үсемлекләрне тәрбияләүдә, терлек азыгы әзерләүдә, урып-җыюда, көзге җир эшкәртүдә югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә багышлана.

    Зөлфәт Мөбарәков,

    "Саба" җәмгыяте механизаторы:

    - Авыл хуҗалыгында эшләү өчен җирне, хезмәтне яратырга кирәк дип саныйм. Минем әтием тракторда, әнием терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыктылар. Икесе дә хезмәт алдынгылары булып гомер иттеләр. Тугызынчы сыйныфтан соң Кукмара районы Яниль һөнәр лицеенда укып, механик белгечлеге алдым һәм тормышымны мин дә авыл хуҗалыгына багышладым. Армия сафларына киткәнче үзебезнең "Тимершык" хуҗалыгында "ДТ-75" тракторында эшләп беренче хезмәт чыныгуы алдым, кайткач та шул техникада дәвам иттем.

    Булат Габделхаков,

    "Саба" җәмгыяте механизаторы:

    - Кирәкле вакытта яуган яңгырларның шифасы белән басу-кырларда үләннәр каерылып үсте, рәхәтләнеп эшләдек. Терлек азыгы культураларын җыйнап бетергәнче басудан кайтмадык. "Ягуар"да биш ел эшләү чорында әле сезонга 71020 тонна яшел масса туратканым юк иде. Гомумән, әле район тарихында быелгы кадәр азык тупланганы булмагандыр. Президентыбыз тарафыннан куелган икееллык азык запасы әзерләү бурычы үтәлде. "Ягуар" комбайнында эшләүче минем хезмәттәшләрем Фәрит Шәрипов белән Хәлил Имамиевлар да 40-50шәр меңгә якын яшел масса әзерләделәр. Үзебезнең район хуҗалыкларында эш мәйданы беткәч, республика районнарына һәм чит өлкәләргә дә чыгып эшлибез. Әле Киров өлкәсеннән октябрь аенда гына кайттым.

    Иске Мичән урта мәктәбендә укып алган тракторчы-машинист таныклыгы белән 18 яшем тулуга, тракторда эшли башлаган идем. Әле имтиханны да басудагы эштән аерылып кайтып тапшырганымны онытасым юк. Малай чактан техника белән "җенләнеп" үскәнгә күрәдер, җирнең көче тартты. Терлек азыгы әзерләгәндә "Ягуар" комбайнында, яз-көз "Джон-Дир" тракторында эшлим.

    Жиргә тугрылык

    "Туган як" җәмгыятендә озак еллар комбайнчы булып эшләгән Нәкыйп Маликов уллары Нияз белән Илназ (рэсемдэ) күңелендә дә механизатор һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән. Алар икесе дә мәктәптә бишенче сыйныфта укыган вакытларыннан ук җәйге каникул чорында әтиләре янында ярдәмче комбайнчы булып эшләп үсәләр. Әти кешенең уллары белән горурлануы сизелә. Нияз тугызычы сыйныфтан соң Саба Һөнәр лицеенда (хәзер аграр көллият), Илназ Олы Шыңар мәктәбендә укып тракторчы, шофер таныклыгы алганнар. Армия сафларында хәрби бурычларын үтәп кайткач та, Нияз белән Илназ туган җирләренә тугры калалар. 2006 елдан икесе дә "Нива" комбайнында эшлиләр. Быелгы уракта Илназ 7000 центнерга якын ашлык суктырган, 305 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салган. Нияз иске "Нива" комбайнын ремонтлап, гел уруда гына эшләгән. "Игенче өчен басуда ашлык сугудан да ләззәтлерәк эш юк. Әле өченче ел гына "Нива" комбайнында 11000 центнер икмәк суктырып, район буенча алдынгы урынга чыккан идем. 2010 елда йөрәккә операция ясатырга туры килсә дә, күңел барыбер яраткан хезмәткә тартыла. Машина-техника паркында авыл хуҗалыгы тагылма машиналар ремонты белән шөгыльләнәм",- ди Нәкыйп Маликов.

    -Авыл хуҗалыгында эшләү ошыймы соң?-дип сорыйм егетләрдән.

    -Эшләгәнгә түлиләр икән, нишләп ошамасын,-диләр алар.

    -Урып-җыюда эш­лә­гәнегезгә тиешле дә­рәҗәдә түләделәрме?

    -Әйе. Ел саен иске комбайнда эшләмәбез әле, яңасын бирерләр, югары җитештерүчән эшли торганнарын,- ди Нияз.

    Җавапларыннан ук егет­ләрнең үз бәхетләрен туган җирләрендә табарга ниятләгәннәре аңлашыла. "Икесе дә кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнәләр. "Саба таңнары" газетасы призына үткәрелгән ярышларда, республиканың Буа, Тәтеш районнарында узган Татарстан чемпионатларында 1-2нче призлы урыннарны яуладылар. Сабантуйларда үз яшьтәшләре арасындагы авырлык буенча батыр калганнары бар",- дип Нәкыйп сөйли башлаган иде, әтиләрен Илназ белән Нияз эшкә ашыгуларын әйтеп аны сүзеннән туктатты.

    -Хәзер кайда эшлисез?- дим.

    -Ферма төзелешендә,- дип җавап бирделәр.

    Яшьләрнең үз хезмәт вазифаларына җаваплы караулары, гомумән, авыл хуҗалыгының Нияз, Илназ кебек көчле рухлы, нык ихтыярлы механизатор кадрлар белән тулылануы куандырды.

    Г.Галимуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: