Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Икесе дә Данияр

Узган атнаның җомга көнендә районыбызның ике гаиләсенә тагын да күңелле мәшәкатьләр өстәп, "Аналар көне"ндә дөньяга килгән сабыйлары кайтты.

Сабыйларның икесе дә гаиләдә беренче бала, икесе дә булачак нәсел дәвамчылары, малайлар. Хәтта исемнәре дә бер төсле - Данияр. Малайларның берсе - Ике басу Арташ авылыннан Алинә һәм Денис Төхбәтуллиннар, икенчесе Шәмәрдәннән Рузилә һәм Риммат Фәсхетдиновлар гаиләсеннән. Яшь гаиләләрнең шатлыгын әти-әниләре, туганнары да уртаклашты.

Район җитәкчелеге һәм социаль яклау идарәсе тарафыннан "Аналар көне"ндә туган сабыйларны бала тудыру йортына барып котлау традициясе быел да матур оештырылды. Яшь әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире А.Шәйхетдинова истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. Т.Шәрәфиев: "Сабыйлар туу гаиләгә генә түгел, районыбызга, республикага да куанычлы.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев