Инвалидларга ташламалар бетерелә
Россия Федерациясенең 176 нчы законына үзгәрешләр кертелгәннән соң, инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләргә, Чернобыльдә зыян күрүчеләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә бирелә торган 50 процент ташлама бетерелде.
Шул рәвешле түрәләр федераль бюджет аена уртача 22,7 миллион сум акчаны янга калдырырга була дип исәпләгән.
Т атарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, моңа кадәр инвалидлар, Чернобыльдә зыян күргән кешеләргә торакның мәйданына, кулланылган чыганакларның күләменә карамастан, дәүләт тотылган су, ут, газ, җылылык өчен түләнә торган сумманың яртысын диярлек субсидия рәвешендә кайтарып килгән.
Министр урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, республикада мондый төр ташламалардан 291 мең кеше файдаланган. Тикшерүләр күрсәткәнчә, аларның 19 проценты коммуналь ресурсларны нормативлардан артыграк куллана. Инвалидларга ярдәм йөзеннән коммуналь хезмәтләрне түләгәндә, субсидия рәвешендә, дәүләттән уртача 730 сум бүлеп бирелә торган булса, законга үзгәрешләр кергәч, бу сумма 78 сумга гына калачак. Нәтиҗәдә, Россия бюджеты ай саен 22,7 миллион сум акчаны янга калдырачак. Татарстанда якынча 100 мең инвалидның субсидиясе - 300 сумга, ә тугыз меңләп ташлама алучыныкы 500 сумга кимеячәк.
2016 елның март ае беткәнче, республикада субсидиясе 25 процентка кимегәннәр өчен махсус компенсация дә билгеләгәннәр. Аны алу өчен декабрьгә кадәр теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә гариза тапшырырга кирәк. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре I, II төркем инвалидларның өйләренә үзләре киләчәк.
Ташламалар кыскартылу сезгә ничек тәэсир итте?
Баһаветдиновлар гаиләсе, Казан:
- Мин әле бу хакта ишетмәгән дә идем. Торак идарәсенә барасы булыр инде. Безнең гаиләдә ике инвалид бала. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен 7 меңгә якын түләү килә иде. Дәүләт субсидиясе ярдәме белән чынлап та яртысы диярлек кире кайтып барды. Хәзер нишлисе булыр? Чөнки торакка түләүләрдән тыш башка кирәк яраклары да бар бит. Әйтик, дарулар аласы, кием-салым, азык-төлек... Социаль пакеттан баш тарттык, чөнки еш кына даруханәдә безгә тиешле дарулар булмый. Шөкер, памперсларны вакытында биреп баралар. Дөрес, ел азагында тоткарлыклар булачак дип ишеттек. Сатып ала башласаң, бик кыйммәткә чыга. Бер пачка памперс мең сумнан артык, ә ул бер балага биш көнгә дә җитми.Башка чыгымнар булмасын инде, Ходай исәнлек бирсен.
Гөлинә Арсланова, Яшел Үзән:
- Минем сеңлем - инвалид. Менә инде алты ел аны карыйм. Урын өстендә ята. Машина белән авариягә очраганнан соң, аяксыз калды. Ташлама бетерелү начар, әлбәттә. Бюджетны инвалидлар хисабына экономияләмәсәләр дә буладыр. Болай да физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләрне тагын нигә кысрыкларга? Инвалидлар, әлбәттә, сәламәт кеше белән чагыштырганда утны, суны күбрәк файдалана. Гел урын өстендә яткан кешене еш юындырырга, күзе начар күрүчегә гел яктылык кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев