Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Иртә чәчеп оттык”

    Урып-җыю чорының тел белән тасвирлап әйтеп биреп булмый торган үз матурлыгы бар.

    Иген кырларына күз салсаң, бар дөнья алтынсу төстәге якты нур белән балкый. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында иген дулкыннары арасында дүрт "кыр корабы" йөзгәнен күргәч тә, шундый халәт кичерәсең. Өч "ДОН-1500" һәм "Нива" комбайннарының хуҗалары Хәмит Галиев, Айрат Хәмитов бертуган Рәис һәм Раиф Шакировлар - барысы да тормышларын игенчелек белән бәйләгән тәҗрибәле комбайнчылар. Иң элек 40 гектарлы мәйданда арыш уңышы җыйналган. Хәзер комбайннар 150 гектарлы басуда арпа суктыра. Уңыш һәр гектардан уртача 19 центнер чыга. "Без быел чәчүгә иртә керешеп оттык. Сабан культуралары 24 апрельдә чәчелә башлады. Элгәре чөгендер булган участоктан арпаның гектар уңышы 30 ар центнер чыкты. Чәчү вакытында яуган яңгырлар белән чәчүлекләр ныгып, күтәрелеп калдылар. Иген басуларын җәйге яңгырлар да иркәләсә, уңыш яхшы буласы иде дә быел. Табигатькә каршы барып булмый шул, инде булганының бөртеген дә исраф итмичә, җыйнап алу өчен барлык чаралар күрелә. Комбайннар басуда тизлекләрен арттырмыйча гына эшлиләр. Ашлык җилләткечләре әкрен әйләнешкә көйләнгәнлектән, бөртек белән бергә амбарга кылчыгы да ияреп кайта, әмма зыянлы түгел. Иң мөһиме, кырда калмасын. Ындыр табагында амбар машиналарында эшкәртелгәндә, "КЗС-20"та киптерелгәндә, чистартылганда кылчыгыннан арынып бетә",- ди хуҗалыкның баш агрономы Данил Сәйфуллин.

    Иген кырыннан ашлыкны "КамАЗ" автомашиналары белән Миннәхмәт Закиров һәм Илназ Хәсәншин ташый. Комбайнчылар Айрат белән Хәмит: "Бер-ике тапкыр әйләнештә бункер тула. Елына күрә канәгать булырга кирәк, бер дә тулмаса, нишләр идең?"- диләр. Хәмитнең егерме икенче елын уракта эшләвен искә алсак, нәрсә әйтергә теләгәне аңлашыла.

    АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина игенче-механизаторларның техник паспортлары һәм хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләр белән кызыксынды. Комбайнчылар басуга ике тапкыр кайнар аш чыгарылуын, аптечкалар, эш киемнәре белән тәэмин ителгәнлекләрен әйттеләр.

    Басудан ашлык 15 процент дымлылык белән кайта. Комбайн бункерыннан машинага бушатылган ашлыкның дымлылыгын Данил махсус прибор белән үлчәп тора. "Дымлылыгы 12 процентлылары да бар",- ди яшь белгеч.

    Комбайннар артыннан сузылган салам теземнәрен "ПР-Ф-145Б" агрегаты белән Нәфис Шакиров төргәкли. "Көнгә 70ләп салам төргәге ясала",- ди ул. Аларны 14 төргәк сыйдырышлы махсус арба белән Илдус Хәйруллин һәм Раиф Даутов эскертләргә ташыйлар.

    Амбар биләмәсе "Петкус", "КЗС-20", "СКУ" агрегатлары гөрелтесеннән шаулап тора. Фураж өчен 500 центнер арыш, 2700 центнер арпа эшкәртелгән. Бер якта аерым салынган арпага игътибар иттек. "Бөртеге эре чыккан бер мәйданның уңышын орлыкка салу өчен әзерләп куйдык. "Нур" сортыннан орлык өчен үстерелгән 70 гектарлы участогыбыз бар-барын, әмма елның үзенчәлеген искә алып, хәстәрлек чараларын күрергә туры килә",- ди хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин.

    Амбарда ашлыкны төяү-бушату эшләре белән "ГАЗ-53" машинасы һәм "КОН-10" агрегаты белән Илнур Заһриев һәм Илһам Әхмәтханов мәшгуль. Биредә урып-җыюның бер генә вакытлык эш икәнлеген аңлап, һәркемнең үзенә беркетелгән хезмәт вазифасын күңел җылысы белән башкарулары җанга рух өсти.

    Г.Галимуллина.

    Н.Дәүләтов фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: