Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иртәгә район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме үтә: сабалыларны майлы ботка, җыр-бию, уен-көлке көтә

Нәүрүз - төрки халыкларның кышны озату, язны каршы алу бәйрәме - төн белән көн тигезләшкән 21 мартка туры килә.

Районыбызның күп авылларында шушы көнгә туры китереп, Нәүрүз бәйрәмнәре үткәрделәр инде. Ә Сабабызда район башкарма комитеты җитәкчесе раслаган нигезләмә буенча бәйрәм 29 мартта үткәреләчәк. Киләсе шимбәдә район үзәгендә кышны озатып, язны каршылаячакбыз һәм ярминкәгә чыгачакбыз. Дөге, тары, борай боткалары, уха пешәчәк, шашлык кызачак, оешма-предприятиеләр 14 төрле спорт бәйгесе оештыра. Әйтик, спорт мәктәбе - шашка, пневматик мылтыктан, гимназия - җәядән һәм арбалеттан ату ярышлары, "Абубакиров" шәхси предприятиесе -кул көрәштерү, "Рамазан" җәмгыяте - аркан тартышу, янгын часте - дартс, "159нчы ПМК" - гер күтәрү, электр һәм почта элемтәсе бүлекләре - чүлмәк вату, "Татэнергосбыт" капчык киеп йөгертү бәйгеләре үткәрәчәк. Урманчылар утын кистерәчәк, "Сабагро" оешмасы кашыкка йомырка кабып йөгертәчәк. Банк хезмәткәрләре шешә башына боҗра кертү, күз бәйләп стаканга су тутыру осталарын ачыклаячак. Бик күңелле булачак. Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәүрүзне бар йоласына туры китерәчәк.

Ярминкә мәдәният йорты каршында иртәнге 7дә үк, ә Нәүрүз сәгать 10да башлана. Соңга калмагыз.

Узган елгы Нәүрүздән фоторепортаж МОНДА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев