Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Истә, хәтердә...

2014 елның көзендә "Саба таңнары" газетасы редакциясе коллективы һәм гомумән, Саба халкы зур югалту кичерде: каты авырудан соң, язучы-публицист, журналист, Татарстанның ат­ка­занган мәдәният хезмәткәре Тәлгат Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады.

Ни кызганыч, инде икенче ел тынгысыз каләмдәшебезнең туган көнен (1 март) редакция музеенда урын алган китапларын актарып, шәхси әйберләренә күз салып, каберенә зыярәт кылып кына искә алырга калды. Хәзер ул безнең күңелләрдә, истә, хәтерләрдә яши. Сагындыра, йомшак кына атлап редакциягә килеп керер, яңа әсәрләрен тәкъдим итәр кебек тоела. Традициягә тугры калып, туган көне алдыннан сезнең игътибарга язучының вафатыннан соң дөнья күргән "Саба: елмаюлы тарих-2" китабыннан берничә мәзәк тәкъдим итәбез.

Көнчелек чире

Безнең якта бик көнче Нигъмәтулла дигән кеше бар иде. Аның турында төрле имеш-мимешләр йөрде. Җәмәгате Җомабикә апага хәтта чишмә юлында да озак торырга ярамаган. Ир-ат белән сүз катуны әйтәсе дә юк инде анысы. Җомабикә тегендә-монда бара баш­ласа, Нигъмәтулла карт аңа күпвакыт иярмичә кал­маган. Күлмәкнең чәчәклесен кияргә, яулыкның матур бизәклесен дә ябарга ярамаган. Олыгайган саен яман гадәте арта гына барган. Шулай бервакыт, карчыгы белән дөнья хәлләре турында чөкердәшкән вакытта, урындыкта боларга карап утырган ата мәчене күреп ала һәм:

- Минем хатынга күзеңне тасрайтып утырма! - дип кулындагы таягы белән мәченең башына тиз генә чүкеп ала.

***

Ире кайтып кергәндә, шифоньер эчендә "кунак" булуы турында күп кенә мәзәк хәлләр йөри. Ә менә монысын, байтак еллар элек, төгәлрәге Фрунзе исемендәге колхоз рәисе вакытта Илдар Низамов сөйләгән иде.

Бер зур гына түрә үзен алырга килгән машина белән эшенә китә. Барса - кабинет ачкычын онытып калдырган. Үзе янына керергә чиратка тезелгән кешеләрдән гафу үтенгән булып, кире машинасы янына чыгудан башка чара калмый түрәгә. Чыкса - шофер юк. Хәйран гына аны көтәргә туры килә. Ниһаять, квартирасына кайтып кыңгырауга баса бу. Әмма ишекне ачучы юк. Беркайда да эшләмәгән хатынының өйдә икәнлеген белгәнгә, ишекне типкәли, суккалый башлый түрә. Ниһаять, ишек ачыла, анда йөзе-башы аклы-күкле булган хатыны күренә. Ниндидер хәлне сизгән түрәнең башына шәп кенә уй килә. Кинәт кенә "Пожар, пожар!" дип кычкыра башлый. Шулвакыт шифоньер эченнән грузин акценты белән берәү:

- Башта мыбыльны чыгарыгыз, - дип кычкырмасынмы!

***

...Махмырның нәрсә икәнен белү өчен бер генә чирләп карау да җитә. Ярый әле, башыңны рәтләргә запас тити-митиең булса. Акчаны яратсаң, хөрмәт итсәң, аннан тәм тапсаң гына ияләшә бит ул сиңа. Әмма аның беркайчан да җитми торган начар сыйфаты бар. Кайберәүләр аны "кара көнгә", яисә "шомлы иртәгә" дип тә хәстәрләп куя. Гомумән, акча дигән нәрсә кешене бозса да, аның беркайчан да артканы юк әле.

Ә Тимершык авылында гомер итүче Муса абый "на навсякий случай"га дигән запасын чорманың үзе генә белә торган җиренә тыгып куйган. Хатын-кыз исеннән таба бит ул яшеренгән әйберне. Гайшә апа чормага менеп, гомер иткән хәләленең кәгазь акчаларын ала да, аның урынына купюралар зурлыгындагы гәҗит кисәкләре куя. Муса ага үзе бер дә сер бирми тагы:

- Акча алышына дип күптәннән сөйлиләр иде. Дөрес икән. Минекеләр алышынган инде, - дигән нәтиҗә ясый.

***

Узган гасырның туксанынчы елларында акчалар котыра-котыра саташып алды бит. Мәсәлән, район газетасы редакторының айлык хезмәт хакы 950000 сум булды. Почти миллион. Халык ул вакытта миллион сум дип сөйләшмәде. Лексиконыбызга яңа термин керде - "лимон". "Мин ике лимон алам" йә "биш лимон күләмендә матди ярдәм күрсәтәм", - дип сөйләшкән кешеләрне бик еш очратырга мөмкин иде ул заманда.

...Көлкеле рольләрне гаҗәеп оста башкаручы, эстрада сәхнәсендә юмористик әсәрләрне бик тә оста сөйләүче Равил Шәрәфи үзе туган Балык Бистәсе ягына, ниндидер бина ачу тантанасына кайта. Кичә барышында яшь байлар яңа нигезгә хәйран "лимон"нарны ыргыталар.

Чират Равил Шәрәфигә җитә. Халыкны көлдерә-көлдерә матур итеп чыгыш ясый да: "Мин дә буш кайтмадым, ике "лимон" алып кайттым", - ди дә кесәсеннән сап-сары ике лимон чыгарып бирә һәм кыс­ка гына пауза ясаганнан соң, бер пачка чәй дә өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев