Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кабатлана күрмәсен

1986 елның 26 апреленә кадәр күпләр Чернобыль дигән кала барлыгын белми иде әле.

Моннан 26 ел элек биредәге атом электр станциясендә булган һәлакәт аны бөтен дөньяга билгеле итте. Чернобыльдәге авариядән 57 мең квадрат километрдан артык мәйдандагы территория радиация белән зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 300 мең россияленең 50 меңе инвалид булды. Әлеге "үле зонага" Саба районыннан да уннан артык кеше җибәрелә. Бүген инде безнең арада аларның дүртесе юк. Хәзерге вакытта Сабада Чернобыль һәлакәте һәм башка техноген бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 23 кеше, ирләрен бу аварияләрдә катнашу нәтиҗәсендә югалткан 6 тол хатын гомер кичерә.

Озак еллар сер итеп сакланган "Маяк" җитештерү берләшмәсендә булган авариядән соң - 55 ел узуга, Чернобыль һәлакәтенә 26 ел тулуга да карамастан, әлеге фаҗигаләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һаман да бу көннәрне онытмый. Хәер, ул үзен оныттырырга ирек тә бирми. Тап-таза ирләр инвалидлыкка чыгарга мәҗбүр булды, вакыт узган саен сәламәтлекләре какшаучылар да байтак. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев