Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Картаясыңмы онытма, эшмәкәр

Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүнең бер четерекле ягы шунда: картлык көнеңдә алачак пенсия турында үзенә кайгыртырга кала. Алар 212 санлы Федераль закон нигезендә Пенсия һәм мәҗбүри медицина фондларына иминият кертемнәре күчерүчеләр булып саналалар.

Хәзерге көндә районыбызда 876 шәхси эшмәкәр учетта тора. 2011 елда аларга Пенсия фондына - 22,204 миллион, медицина фондына 3,965 миллион сум күләмендә кертем исәпләнгән. Әмма шуның 19,7 миллион сумы, ягъни 88 проценты гына күчерелгән. Пенсия фондына түләмәүчеләрнең бурычлары 2 миллион 494 мең сум тәшкил итә. Аларга, билгеле инде, ел үтүгә пенялар исәпләнә башлый һәм документлар суд приставларына җибәрелә. Бу очракта түләүләр дә күпкә арта. Әмма эшмәкәр тоткан артык чыгымнар пенсия исәпләвенә кертелми.

Шәхси эшмәкәр күпме түләргә тиеш соң дигән сорауны куйыйк. 2012 елда аларга иминият кертеме күләме 212 санлы Федераль законның 12нче маддәсе нигезендә 17208, 25 сум тәшкил итә. Шуның 14386,32 сумы - Пенсия, 2821,93 сумы медицина фондына күчерелергә тиеш. Кертемнәр күләме минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ул исә 2011 елның 1 июленнән 4611 сум итеп алынган. Шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына кертемнәре аларга пенсия билгеләгәндә исәпкә алына. Бу язмада күрсәтелгән суммалар түләнеп барылмаган очракта шәхси эшмәкәрнең ул еллары пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмый.

Районда эшмәкәрләрнең саны арта баруы куанычлы күренеш, әлбәттә. Кемдер үз шөгылен тапкан, гаиләсен тәэмин итә дигән сүз. Берничә кешегә эш урыны да булдыра алса, тагын да яхшы. Ләкин мәсьәләнең икенче ягын да уйларга кирәк. Мисалга, хәзерге вакытта район буенча уртача пенсия күләме 7644 сум тәшкил итә. Бу - республиканың урта күрсәткеченнән 1086 сумга кимрәк дигән сүз. Анализ күрсәткәнчә, аз пенсия алучылар нигездә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр һәм бюжет оешмаларныда эшләүчеләр. Шәхси эшмәрләрнең Пенсия фондына кертемнәр күчермәгән еллары хезмәт стажына бөтенләй исәпләнми. Дәүләт түләр әле, дигән фикерне онытырга кирәк. Хезмәт пенсиясе билгеләү өчен 5 ел хезмәт стажы да җитсә, 2014 елдан 15 елга җиткерү кагылышлы проект эшләнә.

Картлык турында бүгеннән кайгыртып, булачак пенсияне арттыру мөмкинрлдеге дә бар. Шәхси эшмәкәр Россия Федерациясендә "Хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә өстәмә иминият кертемнәре һәм пенсия тупланышын формалаштыруга дәүләт ярдәме турында"гы Федераль закон нигезендә эшли башлаган программада да катнаша ала. Ягъни пенсиясенең тупланма өлешенә бер елга 2000 сумнан алып 12000 сумга кадәр акча керткән очракта, аның Пенсия фондындагы исәп-хисап счетына үзе күчергән кадәр сумма күләмендә дәүләт тә өстәп куя. Димәк, сумма ике тапкыр арта. Әлеге программада ун ел дәвамында, 14 яшьтән алып, Пенсия фондында иминиятләштерелгән һәркем, шулай ук өлкән буын кешеләре дә катнашу хокукына ия. Шуны да онытмаска кирәк, әлеге программага 2013 елның 1 октябренә кадәр генә керергә була.

Кайбер шәхси эшмәкәрләр финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармагач, без кертемнәр түләргә тиеш түгел дип ялгышалар. Шәхси эшмәкәр учетта тора икән, эш алып барамы-юкмы, үзенең булачак пенсиясе хакына кертемнәрне түләргә бурычлы.

Хәзерге вакытта кертемнәрне күчерү өчен төрле уңайлыклар булдырылган. Квитанцияләрне Интернет челтәре аша да формалаштырырга була (www.pfrrt.ru). Банк карталары булганнар аның ярдәмендә түли алалар ( www.dosusludi.tatar.ru /pfr/).

Р.Хисмәтуллов,

РФ Пенсия фондының районара идарәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия реформасы