Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казанда яңа шәһәр ачылды

Кичә Казанда XXI гасырда төзелгән беренче Россия шәһәре - Иннополисны рәсми ачу тантанасы булды. Әлеге чарага Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев та килде.

Иннополис Казан үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Биредә югары квалификацияле белгечләргә үз мөмкинлекләрен камилләштереп, товарларын җитештерү мөмкинлеге тудырылган. Дмитрий Медведев 2012 елда яңа шәһәргә нигез салынган чакта да килеп фатихасын биргән булган. Хәзер исә яңа Иннополисны күреп, канәгатьлек хисе кичергәнен яшерми.
- Өч ел элек Рөстәм Миңнеханов, коллегаларым белән биредә ялан кырда басып торганны хәтерлим. Ә хәзер тулы бер шәһәр сафка баскан. Биредә барган вакыйгалар безнең илебезнең үсешен, интеллектуаль потенциалын арттырырга ярдәм итәр, дип уйлыйм. Биредә фән һәм техника өлкәсендә заманча, инновацион меңләгән продукт җитештерелер дип ышанам. Иннополиста яшәүчеләргә, эшләүчеләргә көнләшеп карыйм. Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә мөһим, - диде Россия Премьер-министры. Рөстәм Миңнеханов исә Иннополиска киләчәктә иң алга киткән яшь көчләр җыелыр дип уйлый.
Әлеге тантаналы вакыйга уңаеннан башкалада төрле чаралар да узды. Иннополиста робот техникасы олимпиадасы ачылды. Россия финалына 45 чит төбәктән 700 катнашучы килгән иде. Аларны Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та сәламләде.
- Робот техникасы - искиткеч шөгыль, математик, физик, программист та булырга, механиканы да белергә кирәк. Иннополис сезнең өчен төзелгән Россиянең иң яңа шәһәре, - диде ул.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X