Киләчәк бүгеннән башлана
Узган шимбәдә район мәдәният йортында "Авыл яшьләре - Татарстан Республикасы таянычы" дип исемләнгән зур чара үткәрелде.
Анда районыбыз җитәкчелеге белән бергә төрле уку йортларында белем алучы студентлар, югары сыйныф укучылары, районыбызның төрле авылларыннан килгән эшче яшьләр - барлыгы 400 ләп кеше катнашты. Исеменнән үк күренгәнчә, слетның максаты - республикабызның киләчәгендә яшьләр сәясәтенең зур урын биләп торуын аңлаган хәлдә, хөкүмәтебез тарафыннан алар өчен нинди мөмкинлекләр, үсеш шартлары, социаль проектлар һәм шуның башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләшү, фикер алышу иде. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гариповның чыгышыннан күренгәнчә, соңгы вакытта яшьләр сәясәте өлкәсендә төп вакыйгаларның берсе - районыбызда Республиканың аграр яшьләр берләшмәсенең бүлекчәсе оештырылу. Әлеге оешма яшьләр өчен социаль-икъдисадый, рухи, физик тәрбия һәм иҗади үсеш өлкәсендә шартлар тудыруны үз алдына бурыч итеп куя. Шулай ук "Авыл яшьләре", "Яшьләргә патриотик тәрбия бирү" һәм "Иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү" республикакүләм программаларын тормышка ашыру дәвам итә.
Саба районы яшьләре дә шушы программа кысаларында игълан ителгән төрле конкурсларда үзләренең проектларын яклап, социаль өлкәдә актуаль булганнарын тормышка ашыру өчен республика тарафыннан 523 мең сум акчага ия булганнар. Болардан тыш район күләмендә яшьләр арасында негатив, хокук бозу күренешләрен һәм экстремизмны булдырмау эшчәнлеге киңәйтелгән, талантлы яшьләрне барлау һәм үстерүче "Созвездие-Йолдызлык", "Иделем Акчарлагы", "Алтын каләм", "Ватан" һәм башка фестиваль конкурсларда районыбыздан 1700гә якын балалар һәм яшьләр катнашкан.Шулай ук аграр яшьләр берләшмәсе әгъзалары республикада уздырылган "Кадровый резерв" конкурсында актив катнашып, районыбызның ике вәкиле проектның икенче этабына юллама алган.
Яшьләребезнең спорт өлкәсендә дә зур уңышлары бар. Узган ел районыбыз ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән яшьләр сәясәте, туризм, физкультура һәм спорт өлкәсендәге мөнәсәбәтләре аерым килешү белән беркетелде. Бу өч елга төзелгән килешү нигезендә, Саба районына 33 спорт төрен югары дәрәҗәдә үстерү бурычы куелды. "Әлбәттә, бу максатка ярашлы һәм вакытлы эш. Әмма моның өчен югары квалификацияле белгечләр кирәк. Хәзерге вакытта районда нәфис гимнастика, фигуралы шуу, шорт-трек, синхрон йөзү буенча тренерлар җитешми. Шул ук вакытта ат спорты, стендта ату, нәфис гимнастика белән шөгыльләнергә районда бернинди мөмкинлекләр дә юк. Биатлон сөючеләргә гомүмән республикада да шартлар тудырылмаган. Биатлон буенча республика күләм базаны Саба районында оештырып булмасмы икән",-дигән тәкъдим белән чыкты Саба яшьләре лидеры.
Әлбәттә, яшьләрне авылга спорт яки мәдәни чаралар белән генә җәлеп итеп булмый. Иң беренче төпле эш урыны һәм уңайлы торак шартлары кирәк. Бу юнәлештә дә хөкүмәтебез авыл яшьләренә йөз белән борылды. Тәвәккәлләп үз эшләрен башлаучыларга дәүләт ярдәме, шул исәптән ташламалы кредитлар, төрле грантлар, субсидияләр күләме артканнан арта бара. Бер генә мисал: әйтик, гаилә фермаларын төзергә алынучылар киләсе елларда да дәүләт ярдәменә исәп тота ала икән. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан "Яшь фермер" программасы кабул ителгән. Әлеге программа нигезендә гаилә фермасы төзүчеләргә грант бирелү карала. Шулай ук, авыл хуҗалыгы буенча махсус уку йортын тәмамлаган һәм киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган белгечләргә дә өстәмә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Райондагы яшьләр мәшгульлеге һәм яшьләр мохитендәге бизнес үсеше перспективалары белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов таныштырды. Слетта катнашучы Татарстан Республикасы «Аграр яшьләр берләшмәсе» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина кыскача берләшмә эшчәнлеге турында сөйләгәннән соң, оешманың Сабадагы бүлеге рәисе Энҗе Нигъмәтҗановага "Радуга-Салават күпере" проектын тормышка ашыру өчен сертификат, шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановка яшьләр сәясәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
"Бүгенге заман яшьләре актив булырга тиеш. Сезнең өчен күп мөмкинлекләр тудырылган. Хәзер сыру эчү, күңел ачуга корылган тормыш алып бару модада түгел. Хәзер модада- сау-сәламәт булу, физик күнегүләр белән шөгыльләнү. Белемле булырга омтылыгыз, чит телләр өйрәнегез",- дип мөрәҗәгать итте слетта катнашучы яшьләргә ТР спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Слетта шулай ук 2013 елда Казанда узачак Универсиадада волотерлык хәрәкәтен оештыру комиссиясе вәкилләре чыгыш ясап, бу эшкә барлык яшьләрне, студентларны катнашырга чакырдылар, анкеталар тараттылар.
Слет барышында яшьләрдән язмача сораулар да алынды. Җыелышны йомгаклаганда, район башлыгы Рәис Нургали улы яшьләр сәясәтенә кагылышлы фикерләрен җиткерде, кайбер сорауларга җавап бирде. Язмача сорауларның төрле эчтәлектәгеләре бар иде. Әйтик, "IP технология буенча үз идеям бар, аны тормышка ашырырга ярдәм итмәссезме?"- дип мөрәҗәгать иткән бер егет. "Заманча технологияләр буенча һәр яңалыкны хуплыйбыз, идеяң белән танышырга әзербез",-дип җавап бирде район башлыгы. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, эш урыннары булдыру, хезмәткә түләүдән башлап, "Саба яшьләре өчен күңел ачу урыннары аз", "Яхшы укучы студентлар өчен транспортта йөрүдә ташлама булдырып булмыймы", "Шимбә көнне нигә Казаннан элеккечә кичке 5тә автобус юк?" кебек көнкүреш проблемаларына кагылышлы сораулар да юлланган. Шунда ук авыл туризмы турында да сүз кузгатылды."Һәр эшнең үз башлап йөрүчесе, инициаторы булырга тиеш.Нишләп бу эшне безнең районда да җәелдермәскә? Тарихи һәм истәлекле урыннар аз мени бездә? Тәвәкәлләргә генә кирәк. Яшьләрдән яңа идеяләр, проектлар ишетү һәм шуларны бергәләп тормышка ашыру ике як өчен дә файдалы булыр иде", - диде район башлыгы. Әлеге сорау-тәкъдимнәр тупланмасы якын арада өйрәнеп хәл итү өчен район советы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр бүлегенә тапшырылды.
Киләчәк бүгеннән башлана, дибез. Шуңа да хөкүмәтебез тарафыннан бүгенге заман яшьләре өчен аз "капитал" салынмый. Киләчәктә җимешен дә күрә алырбыз дип ышанам. Чөнки эштән курыкмас, тәвәккәл, яңа идеяләр белән ташып торган яшьләребез бар. Аларны күрергә, үстерә белергә генә кирәк. Чара да әнә шул максатка юнәлдерелгән иде.
И.Илфирова.
Н.Дәүләтов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев