Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Килдебәк егете Рәнис Ибраев электр утын яргыч ясаган [фото+видео]

Авыл кешесе чыннан да тик тормас кырмыска кебек. Заманча технологияләр никадәр кулланышка керсә дә, һаман нидер уйлап табу өстендә. Хәзер йортларны, мунчаларны газ җылыта, дип тә утырмыйлар.

Әлләнинди көнкүреш техникалары уйлап табалар. Хәтта мәктәп укучылары да бер дигән җайланмалар эшләп шаккаттыра. Саба районы Килдебәк авылында яшәүче, мәктәп укучысы Рәнис Ибраев та хатын-кызларның да хәленнән килә торган электр утын яргыч ясаган. Билгеле, укытучысы Ринат Мөхәрләмов ярдәме белән. Ни өчен хатын-кызларның да хәленнән килердәй дим, чөнки, бу җайланмаң булса, бүрәнәгә балта кизәнеп утын ярып торасы юк. Иминлек кагыйдәләрен үтәү, саклык чараларын күрергә кирәк билгеле. Хәер, балта белән эш иткәндә дә мөһим иминлекне кайгырту. Ә бу төр җайланма эшне бермә-бер җиңеләйтә.

- Утын пүләнен сырлы (резьбалы) конуска биреп торасың, ул агачка үтеп кергән саен ярып бара. Казанга барган идек, кулибинчылар бәйгесенә, алар да шаккатты. Республика күләмендә өченче урынны алдык, - ди алар хезмәтләренә куанып.

- Балта белән яруга караганда аермасы нидә?

- Балта белән ярганда ни генә булмаска мөмкин. Сабыннан чыгып очумы, ялгыш аягыңа эләгеп китү дисеңме. Мин бу техника белән эшләүне бик үк куркыныч димәс идем. Чөнки, техника ул барыбер техника бит инде. Эшне җиңеләйтер өчен дә уйлап табыла. Саклык кагыйдәләрен үтәсәң, бер куркынычы да юк. Мәсәлән, иң төп кагыйдә - техника эшләгәндә аның конусына тотынмаска. Калганы нәкъ башка техникадагы кебек. Эш киеме, күзлек булса әйбәт һәм балалардан сакларга кирәк.

Электромоторны беркеткән стан, элек мәктәпнең столяр верстагы иде. Моның уңайлы ягы шунда ки, кулланучының буена карап көйләү мөмкинлеге бар. Фотода яхшы күренә ул, аскы өлештә борылучы җайланма бар. Барысы да тимердән, шуна күрә бик авыр. Шулай булса да, ышанычлырак.

- Кирәкле материаллар ничек тупланды?

- Без моны ясарга күптән уйлаган идек. Ләки эш барышында, тагын нидер өстисе, ныгытасы килә бит, уйламаганда гына яңа идеяләр туып куя. Мәсәлән, кильгә нык, тимер материал кирәк иде. Ул ярырга дип кертеп җибәргән утынны әйләнеп китүдән саклый һәм резьбалы конуска утынны ике өлешкә аерырга булыша. Кирәк-ярак тимерләрне кар астыннан да актарып алырга туры килде. Электромоторны кибеттән сатып алдык, 7 мең сум тирәсе. Резьбалы конусны Казаннан ясатып алып кайттык. Аның хәзер теләгән кешегә әзерләрен дә саталар Конус 45нче маркалы тимердән булса сыйфатлырак килеп чыга. Марка саны ничек югарырак, тимер дә шулай ныграк. Тимерен өйдәге тимер-томыр арасыннан таптым. Аны алып, чистартып, эшкәрттек тә, әйткәнемчә, сыр (резьба) салдырдык.

Утынны арбадан җиргә төшереп, җирдән станга күтәреп куйганчы, арбадан турыдан-туры шудырып төшерү җайланмасы эшләү турындагы уй да бар. Ләкин бу турыда әле уйланып кына йөрим.

- Каен, нарат, имән, чи яки коры утынны яруда аерма бармы?

- Юк дәрәҗәсендә, барыбер яра. Бик чытырманлыларга да теше үтә хәтта, зурлыгына да карамый.

- Бер сәгатькә күпме утын ярырга мөмкин икән?

- Кем эшләүдән тора инде. Мәсәлән, хатын-кызлар ял итә-итә эшләсә, көн буена бер мунча миченә ягарлык утын да ярмаска мөмкин. Ир-атлар, чагыштырмача түзем дә бит инде, шунлыктан, арысалар да, бетсен дия-дия эшләп бетерәчәкләр.

- Сораучыларга ясап бирер идегезме?

- Аны безгә заказ биргәнче, кеше үзе ясаячак, сорасалар, ясыйбыз, билгеле. Үзләре ясарга теләгәннәргә киңәшләр дә бирә алабыз.

- Сездә әле утын яралармени?

- Әйе, авыл кешесе шул мунча дип йөри инде ул.

- Эш барышында, кире уйлаган чакларың булмадымы?

- Булмый бу дип ташлап киткән чакта да, укытучымның әйдә тагын тырышып карыйк әле, дип этәргеч бирүе эшемне ахырга кадәр җиткерергә ярдәм итте. Ни ясарга алынсаң да ансат кына, тиз генә килеп чыкмый, бер җире килсә, икенче җире килми, шуңа күрә ул эшне ташлап торып, бераздан аек акыл белән килеп тотынгач, ахыргача килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев