Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Килеп торсын вагоннар

    Киләсе якшәмбедә тимерьюлчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

    Горький тимер юлында икеләтә бәйрәм - магистральнең төзелүенә 150 ел тула. Ул үзенең башлангычын 1862 елда төзелгән Мәскәү - Түбән Новгород тимер юлыннан алган. Ә Шәмәрдән үзенең барлыкка килүе өчен Мамадыш өязе җитәкчелегенә бурычлы.

    Чөнки Горький магистраленең дәвамы булган Казан - Свердловск тимер юлы Малмыж аша үтәргә тиеш була. Мамадыш өязеннән Мәскәү -Казан тимер юлы идарәсе рәисенә юлны Кукмара аша уздыруны сорап хат килгәч, мәсьәлә уңай хәл ителә. 1914 елда эшкә керешәләр, Шәмәрдән янында урманнарны кисеп тимер юл өчен коридор ясауга якын-тирә авыллардагы крестьяннар алына. Кайберләре барак корып, шунда урнашып та кала. Шулай итеп, Шәмәрдәнгә урманчылар нигез салса да, ул тимерьюлчылар бистәсе булып үсте. Бик күпләрнең хезмәт юлы станция белән бәйле булды. Хәзер биредә узган гасырның 60нчы-70нче елларында кебек эш кайнамаса да, Шәмәрдән төбәк икътисады өчен мөһим пункт булып кала. Бирегә быел ярты елда 1200дән артык вагон килгән. Кабул итүче Әлфия Хәлилованың әйтүенә караганда, соңгы ике айда көн саен уртача 90шар вагон бушатылган. Аеруча юл төзелеше өчен вак таш күп килә, кайчак 10 вагонны бушату өчен каралган 30 минутка сыеша да алмыйлар икән. Хәзер Шәмәрдәндә составлар төяү-бушату өчен 12 юлга кертелә ала, озакламый 13нче тармакны да ачарга җыеналар. Димәк, тимер юл транспортыннан файдаланучыларга хезмәт күрсәтүдә өстәмә мөмкинлекләр булдырылачак. Бу җәһәттән эштә зур җаваплылык электровоз машинистларына, поезд тезүчеләргә йөкләнгән. Алар барысы да хезмәттә таләп ителгән тәҗрибәгә ия. 1982 елдан машинист һөнәрендәге Рафаэль Нигъмәтуллинның әтисе Нәҗип гомере буе тимер юлда эшләгән, паровоз йөрткән, станциягә беренче маневр электровозын да ул алып кайткан. Аның хезмәт эстафетасын кабул иткән Рафаэль хәзер үз эшенең остасы булып танылган.

    Шәмәрдәндә гаиләләре белән тимер юлда эшләүчеләр дә байтак. Әйтик, Наил, Илдус, Рәлиф Гыйльметдиновларны станциянең тоткасы дияргә мөмкин. Шулай ук Хәлиловлар да тимерьюлчылар династиясенә керә. Әлфия Хәлилова товар вагоннарын 1986 елдан кабул итә башласа, ире Раилнең поездлар тезә башлаганына инде 33 ел булган. Кызлары Гүзәл дә декрет ялына чыкканчы тимер юлда эшләгән. Гаилә башлыгы Р.Хәлиловның хезмәт вахтасы аеруча киеренке: иртәнге 4тә торып, Киндерига да чыгып китә, маневр электровозы белән Арчага барып та эшлиләр, башка станцияләргә дә хезмәт күрсәтәләр. "Элекке начальнигыбыз Раззак Ширеев аны, күч, бер урын бушады, бөтенесен дә беләсең бит, дип станция дежурные эшенә дә чакырган иде. Анда хәрәкәт юк дип, баш тартты",- дип сөйләде Әлфия ханым иренең хезмәтенә бирелгәнлеге турында. "Яратмасаң, шулкадәр ел эшләп тә булмый. Вагоннар арасында күпме йөрергә, электровозга күпме менеп төшәргә, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәк. Кайчак үзебезнең туган көн мәҗлесләренә дә кайтып җитә алмыйбыз. Әмма түзәбез эшебез шундый",- дип сүзгә кушыла Раил.

    Хезмәтләренә әнә шулай бирелгән кешеләре булган шәмәрдәндә эшләгән зур булмаган станция коллективын елдан артык Райлә Гайнуллина җитәкли. "Шундый әйбәт, кешелекле. Әле генә килсә дә, бөтен эшне белә, яратабыз үзен",- диде Ә.Хәлилова аның турында. Чыннан да, станция начальнигыннан сорау аеруча зур хәзер. Барысы өчен дә җавап бирәсе. Шул сәбәпле Шәмәрдәндә соңгы елларда станция җитәкчеләре еш алышынып та торды. Ә Райлә Әсгать кызы кыенлыкларга баш ияргә охшамаган. "Коллективны һөнәри бәйрәм уңаеннан ихлас котлыйм. Җаваплы эшләрендә уңышлар телим. Вагоннар станциягә мөмкин кадәр күбрәк килеп торсын да, кешегә эш булсын. Шәмәрдән тимерьюлчылар станциясе буларак абруен беркайчан да югалтасын иде",- диде Райлә Гайнуллина бертуктаусыз шаулап торган телефон трубкасыннан кулын алмыйча гына.

    Ата-бабалары тимерьюлчылар булган Шәмәрдәндә бу теләкләргә күпләр кушыла.

    Ф.Мәүлетов.

    Рәсемдә: Рафаэль Нигъмәтуллин, Әлфия һәм Раил Хәлиловлар.

    Н.Дәүләтов фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: