Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киңәшле эш таркалмый

Узган шимбәдә район ветераннар оешмалары советының пленумы булды.

Анда сүз нигездә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республика ветераннар советының VI отчет-сайлау конференциясе карарларын һәм бурычларын тормышка ашыру турында барды. Район ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре Әнвәр Гафиятуллин һәм Рафаэль Мөхәммәдиевның чыгышларыннан аңлашылганча, әлеге җәмәгать оешмалары үзенең эшчәнлеген 25 ел дәвамында (1987 елда оештырылган) ветераннарның мәнфәгатьләрен яклау һәм яшьләр белән өлкән буын арасындагы багланышларны ныгыту юнәлешендә алып бара. "Без, мәдәният, мораль, рухи байлыклар, чираттагы дефицит артыннан куу белән алыштырылган катлаулы чорда яшибез. Кайберәүләр авызыннан: "Минем анда эшем юк" яки "Ник бөтен дөньясын су басмый" кебек сүзләр ишетергә туры килә. Берәүнең дә күңелендә мондый битафлык булырга тиеш түгел. Кешелек җәмгыятендә язылмаган шундый закон бар: дәүләтнең һәм милләтнең чәчәк атуы, көче, сәламәтлеге турында картларга һәм балаларга карата нинди мөнәсәбәттә булуында чагылыш таба. Шушы ике буынга мөнәсәбәт яхшы икән, җәмгыять үсә, яңа баскычка күтәрелә. Соңгы елларда пенсионерларның ташламалар алу буенча сортларга: федераль һәм регионнарга бүленүе ккүпләрдә ризасызлык тудырды.

Федераль ташламалардан файдаланучылар дару ала алмыйча интегәләр. Чөнки аларга инвалидларга һәм пенсионерларга кирәкле дарулар аптекаларга җитәрлек кайтарылмый. Бу проблемалар район җитәкчелеге тарафыннан тикшерелеп торса да, җитешсезлекләр дәвам итә. Пенсионерларга санаторийларга путевкалар да аз бирелә. Районыбызда өлкәннәргә күрсәтелә торган матур эшләр дә күп. Сугыш ветераннарын һәм аларның тол хатыннарына фатир бирү программасын тормышка ашыруда (323 фатир бирелде) зур тырышлык куйганы өчен район башлыгыбыз Рәис Миңнехановка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 2011 елда сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм күп балалы мохтаҗ гаиләләр барлыгы 1 миллион 300 мең сумлык газ мичләре һәм плитәләре белән тәэмин ителделәр. Былтыр 590 пенсионер һәм инвалидлар Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгыттылар. Аз күләмле пенсия алучыларга бушлай матбугатка яздыру оештырылды",- диелде чыгышларда һәм ел дәвамында район күләмендәге эшчәнлекләренең уңай һәм җитешсез яклары киң яктыртылды.

Саба муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев оешманың еллык эшчәнлеген тагын да төгәлрәк саннар белән тулыландырды. Аннан соң Явлаштау, Лесхоз авыл җирлекләре ветераннар һәм инвалидлар оешмалары рәисләре Ринат Шамилов һәм Хәмит Мөгътәсимов, Сабаның "Ветераннар клубы" җитәкчесе Габит Фәрхетдинов еллык эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, тәкъдимнәрен һәм үтенечләрен җиткерделәр.

Пленумда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасы рәисе Рифат Ганибаев, республика ветераннар (пенсионерлар) оешмалары советы рәисе Хәбир Иштиряков, "Росприроднадзор"ның республика идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдиновлар катнашты. Алар республикада ветераннар һәм инвалидлар оешмаларында алып барыла торган эшләр белән таныштырдылар.

Берләштерелгән пленумда күтәрелгән барлык мәсьәләләргә ачыклык кертеп, район башлыгы Рәис Миңнеханов йомгаклады.

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев