Саба таңнары

Китапка “интернет” көндәш түгел

Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәкләштерелгән район китапханәсе базасында "Авыл китапханәләрендә инновация эшләре" дигән темага багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булды.

Анда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының китапханәчеләр әзерләү факультеты галимнәре, ТР милли китапханә белгечләре һәм республиканың унбер районның үзәк китапханә директорлары катнашты.

Семинарның гамәли өлеше Саба үзәкләштерелгән һәм Иләбәр модель китапханәсендә узды. Китапханә директорлары Гөлсем Батырханова һәм Вәсилә Галиева үзләренең эшчәнлекләре, укучыларны китапханәгә тарту өчен үткәрелә торган чаралар белән таныштырдылар. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев республикадагы биш модель китапханәнең берсенең Иләбәрдә булдырылуын ассызыклап күрсәтте. Китапханә бер ел эчендә инновацион

компьютер техникасы белән җиһазландырылган. 1002 модель китап фонды, 204 аудио-китаплар һәм видео-материаллар булдырылган. Алар арасында берничә рус классик язучыларының әсәрләренең тулы җыелмасы да барлыгы әйтелде. Модельләшүнең уңайлыгы шунда: китапханә турындагы һәр мәгълүмат компьютерлашкан, үткәрелгән чараларның слайдлары булдырылган. Һәм алар прожекторлы экраннар аша семинар кунакларына да күрсәтелделәр. Район мәдәният бүлеге начальнигы Мидхәт Хафизов, Иләбәр китапханәсенең клуб белән бер түбә астында урнашуы да мәдәни чараларны бергә үреп бару өчен уңайлы булуын әйтеп узды. Семинар кунакларын клуб мөдире Тәнзилә Яруллина җитәкчелегендә эшләп килүче "Наза" фольклор ансамбле чыгышы белән сәламләп каршы алулары да, очрашуга милли йөзебезне бизи торган күркәм үзенчәлек өстәде.

Аннары семинар кунаклары Лесхоз бистәсендә "Урман музее"нда һәм инновацион техника белән җиһазландырылган Килдебәк гомуми урта белем бирү мәктәбендә булып, үзләренең уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Семинарның пленар өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. ТР Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Рәзил Вәлиев үзенең чыгышын: "Китапханәләргә һәм кулга тотып укый торган чын китапка интернет көндәш түгел",- дигән сүзләр белән башлады. -Кичә Төркиянең Стамбул шәһәре китапханәләрендә идем, бүген Сабада, уртаклык шунда: кайда гына булсам да, мин китапханәләрнең аралашу урыны икәнлегенә инанып кайтам. Машина бар дип, урамда җәяү йөрүдән туктамаган кебек, китапны кулына тотып укучылар да бетмәчәк. Мин интернет аша китап укучыларга тел тидермим, укысыннар. Әмма үткәрелгән статистика буенча китапны халыкның 60 проценты кулына тотып укучылар тәшкил итте" кебек, берсеннән-берсе кызыклы фикерләргә төрелгән чыгышы зур игътибар белән тыңланды. Шулай ук китапханәчеләргә иң якын кеше - Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров үзенең чыгышында зур горурлык белән 34 татар халык язучысының бишәр томлык сайланма әсәрләрен бастыруларын җиткерде. ТР Мәдәният министрлыгы белгече Раилә Гатауллина, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты галимәләре профессор Ольга Калегина, доцент Римма Барейчева, ТР милли китапханәнең фәнни-методик бүлек мөдире Ольѓа Зуева китапханәләрдә алып барылырга тиешле инновация эшләре турында үзләренең фикерләрен һәм киңәш-тәкъдимнәрен җиткереп йомгакладылар.

Г.Галимуллина.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: