Клуб түгел – хан сарае
8 декабрьдә районыбызда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып, берьюлы өч зур объект - Шәмәрдәндә цифрлы телевидениене эшләтеп җибәрү, Олы Кибәче авыл җирлегендә спорт-мәдәни үзәге һәм модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантаналарында катнашты. Республика җитәкчесе үзенең эш визитын Шәмәрдән телеүзәгеннән башлады. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.Шәйхетдинов,...
8 декабрьдә районыбызда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып, берьюлы өч зур объект - Шәмәрдәндә цифрлы телевидениене эшләтеп җибәрү, Олы Кибәче авыл җирлегендә спорт-мәдәни үзәге һәм модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантаналарында катнашты.
Республика җитәкчесе үзенең эш визитын Шәмәрдән телеүзәгеннән башлады. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р.Шәйхетдинов, РТРС генераль директоры урынбасары В.Горегляд һәм күп санлы республика җитәкчелеге бар иде. Алар иң элек Шәмәрдән телеүзәге эшчәнлеге белән таныштылар. ТР Президенты Р.Миңнеханов һәм РТРС генераль директоры урынбасары В.Горегляд тантаналы шартларда төймәгә басып, телеүзәктән цифрлы тапшыруларны эшләтеп җибәрделәр.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
З.Сәмигуллина.
Ф.Мәүлетов.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев