Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Коляскага – яшел ут

    Инвалидлар коляскалары инде безнең эрага кадәр үк Кытайда уйлап табылган булган.

    Әмма шуннан соң ничә гасырлар узуга карамастан, үз аякларына баса алмаучыларның коляскада күпфатирлы йортлардан чыгып йөрү мәнфәгатьләре безнең илдә арткы планга куелып килде. Утыр да, чыгып кит түгел бит, текә баскычлардан ничек төшмәк тә менмәк кирәк. Ә бит инвалидларның да урамга чыгасы, саф һава сулыйсы, аралашасы килә. Шулай ук социаль учреждение биналары төзегәндә дә моңа кадәр әлеге категориядәгеләргә коляскада керү өчен тиешле шартлар тудыру турында уйланылмаган иде. Ачның хәлен тук белми, диләр бит. Безнең районда, мәсәлән, коляскада йөрүче 70 кешенең мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган дигән сүз. Шуларның 13е Шәмәрдәндә теркәлгән һәм күпфатирлы йортта яшәүче өч инвалидка фатирының беренче катта булуына юанырга гына кала.

    Ниһаять, боз кузгалды: хөкүмәт инвалидларга яшәгән җирендә уңайлы мохит тудыруга алынды. Безнең районда да күптән түгел ТР Министрлар Кабинетының "2011-2015 елларга «Уңайлы мохит» Татарстан Республикасы озак вакытлы максатчан программасын раслау турында"гы Карары нигезендә инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тоткан программа кабул ителде. Әлеге программа 2012-2015 елларга исәпләнгән. Шушы чорда районда социаль өлкә биналарын һәм корылмаларын 35-01-2001 санлы санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә (СНиП) туры китерү максатында 148,18 миллион сумлык эш башкару күздә тотыла. Шул исәптән 60,7 миллион сумлык эшне мәгариф объектларында, 23,5 миллион сумлыкны сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, 31,5 миллион сумлыкны мәдәният учакларында башкару планлаштырылган. Шулай ук спорт объектларын, социаль яклау учреждениеләрен, авыл җирлекләре биналарын да инвалидлар мәнфәгатьләренә җавап бирерлек хәлгә китерүгә дә федераль, республика бюджетларыннан акча бүлү каралган. Биналарга пандуслар ясау һәм башка җайланмалар белән җиһазлау инвалидларга гына түгел, бала арбасы этеп йөрүче аналарга да уңайлыклар тудырачак.

    Программаны гамәлгә ашыру 2015 елга инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәтләнүчән төркемнәре өчен уңайлы социаль транспорт инженерлык структурасы объектларын - 45 процентка, инвалидлар башка балалар белән бергә укый алырлык барьерсыз тирәлекле гомуми белем бирү учреждениеләрен 30 процентка җиткерүне тәэмин итәргә тиеш. Тудырылган уңайлыклар физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче инвалидлар санын да арттырыр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең спортка тартылуы 10 процентка җитәр дип көтелә.

    Районда Саба үзәк хастаханәсе бинасын 35-01-2001 санлы санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китерү өчен былтыр ук мәгълүм эш башкарылган иде. Бинага керү юлына түбә астында култыксалы пандус ясалды, махсус маркировкалы сенсор индикаторлы ишекләр, коридорга тактиль полоса түшәлеп, лифтларга кадәр бару өчен тоткычлар куелды. Шулай ук инвалидлар автомобильләренә тукталыш урыны булдырылды. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 2,5 миллион сум акча бүленгән.

    Быелга каралган эшләр белән безне социаль яклау идарәсе начальнигы М.Хуҗин таныштырды. Төп игътибар хастаханәләргә һәм социаль учреждениеләргә бирелә. Мисалга, Шәмәрдән хастаханәсендә, тернәкләндерү бүлегендә һәм Лесхоз картлар йортында коляскада йөрүчеләргә уңайлы мохит тудыруны финанслауга барлыгы 7,8 миллион сум акча каралган. "Моннан тыш Шәмәрдәндә инвалидлар яшәгән күпфатирлы өч йортка култыксалы пандуслар куюга 300 мең сум акча бүленә. Коляскадагыларның урамда хәрәкәтләнү мөмкинлекләре дә исәпкә алынды. Башкарма комитет белән берлектә Сабада һәм Шәмәрдәндә инвалидлар яшәгән йортлар карта-схемада билгеләнеп, коляска белән халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, әйтик, банкларга баруы өчен урамны, юлны махсус аркылы чыгу урыннары булдыруга, мәгълүмат-кисәтү билгеләре куюга бер миллион сум акча каралды. Проект-смета документлары әзерләнеп, тендерда җиңүче ачыкланып, генераль подрядчы билгеләнә дә, субподрядчылар белән килешү төзесә, эшләр башланып та китәчәк. Гомумән, заман тиз үзгәрә, бүген яраган, иртәгә ярамый. Инвалидлар, аз хәрәкәтләнүчеләр өчен уңайлы мохит тудыруны эшмәкәрләргә дә бүген дә исәпкә алырга кирәк. Пандуссыз кибетләр, җәмәгать туклану биналары иртәгә үк СНиПка туры килми дип табылырга мөмкин",- диде Марсель Хуҗин.

    Физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларга шушы уңай мохит тудырылачак икән, аларга, ниһаять, бездә чит илдәгечә яши башлыйбыз дип сөенергә генә кала.

    Ф.Мәүлетов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: