Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Кортлары яхшы нәселдэн

    Умарта кортлары табигатьтәге иң серле җан ияләреннән.

    Безнең якларда умартачылык белән моннан ике-өч мең еллар элек шөгыльләнә башлаганнар. Гомумән алганда, бал кортлары адәм баласы дөньяга килгәнче миллион еллар элек яралган дип фаразлый галимнәр. Иң борынгы халыклар тормышында да умарталар әһәмиятле урын тотканнар. Умарта кортларының бакчачылыкта, авыл хуҗалыгында уйнаган роле турында әйтеп тә торасы юк. Алар, чәчәктән чәчәккә кунып, серкәләндерү эшен башкаралар.

    Авыл хуҗалыгының һәр тармагына үтеп кергән заманча технологияләр умартачылыкка да килеп җитте. "Районыбыз умартачылары күп еллар буе үзебездә сыналган, һава шартларына яраклашкан һәм тотрыклы бал җыя торган тырыш кортларны яратып тоталар һәм үрчетәләр. Болар - уртача рус токымлы бал кортлары. Әмма умартачыларны бер нәрсә борчый: соңгы елларда урта Азия һәм көньяктагы башка төбәкләрдән токымы билгесез ана кортлар сатып алучылар очрый. Кайбер умартачылар аларны асрап, катнаш кортлар барлыкка китерәләр. Бу хәл үзебездәге төп токымның сыйфатын начарайта, кышкы суыкларга чыдамлыгын киметә, корт гаиләләре көчсезләнә, продукция дә аз алына. Ә табигый юл белән орлыкланганда ана корт бүленеп очып чыгып китә дә, анда нинди соры корт белән очрашуы билгесез. Үз токымындагы соры белән очрашмаганда аның нәсел чисталыгы сакланмый, - ди "Саба балы" җәмгыять зоотехнигы Фәнил Сираҗиев.

    Район биләмәсендәге умарталыкларда элеге сыналган токымны саклап калу төп максатларнын берсе. Бүгенге көндә җәмгыятьнең 6нчы умарталыгы умартачысы Марат Хафизов (рәсемдә) ана кортларны ясалма орлыкландырып, нәсел эшен яхшырту белән шөгыльләнә. Умартадан башта ясалма ысул белән ана корт алынып, ул наркоз ярдәмендә йоклатыла. Җиде-сигез көн үткәч корт җитлегә һәм аңа нәсел күрсәткечләре яхшы булган умартаның соры кортларыннан алынган сперма җибәрелә. Яшь семья бүленеп алып, ана корт шунда күчерелә. Бу Германиядән кайтартылган махсус җиһаз ярдәмендә башкарыла. Әгәр ана корт өч-дүрт көннән йомырка сала башлый икән, эш уңышлы барып чыкты дигән сүз. Быел 20 ана корт орлыкландырылган. Ун каплатылган ананың җидесе эшләп китсә бу яхшы күрсәткеч санала. Ә биредәге умарталыкта каплатылган һәр ун кортның сигезе файдалана. Умарталыкта барлыгы 110 баш корт гаиләсе исәпләнә. "Күңелгә якын, чиста-пөхтә хезмәт булгангамы, мәктәп тәмамлаганда умартачы һөнәренә кызыгып Кокушкинода һөнәр училищесын тәмамладым. Бал кортларының тормышына шушында кайткач эшли-эшли төшендем", - ди Марат. Ул һөнәр училищесында алган белеме белән генә чикләнми, махсус курсларда укып кайта, интернет аша да тәҗрибәле умартачылар белән аралашып гыйлемен камилләштерә бара.

    (Дәвамын газетадан укый аласыз).

    З.Сәмигуллина.

    Н.Дәүләтов фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: