Саба таңнары

Котыру чире: соңару үлемгә тиң

Татарстанда кыргый җәнлекләрнең, хайваннарның котыруы белән бәйле эпизоотик хәл киеренке булып кала. Котыру - үлемгә китерә торган бик хәтәр чир.

Шушы авыруны китереп чыгара торган вируслы җәнлек тешләве аркасында гына якты дөнья белән хушлашудан да аянычлырак нәрсә юктыр. Шуңа күрә профилактика гаять зур әһәмияткә ия. Терлекләр котыру авырулы булган аерым территорияләрдә карантин кертүнең Президент Указы нигезендә хәл ителүе үк күпне сөйли. Әйтик, рес­публика лидерының шушы авыруга мөнәсәбәтле 307 санлы Указында (23.03.2015) күрсәтелгән карантин кертелгән территорияләр исемлегендә Саба районының Югары Шытсу авылындагы Комсомол урамы һәм Шекше авылы янындагы "Алтын Саба-М" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең яшь терлек асрау өчен файдаланылучы биләмәнең бер өлеше дә бар иде.

Карантинны шушы рәвешле кертү тәртибен аңлатуны сорап район ветеринария берләшмәсе баш табибы Айрат Шакировка мөрәҗәгать иттек.

-Әйе, карантин вәзгыятькә карап урамлап, хәтта йортлап та кертелергә мөмкин,- диде ул.- Бу ни дигән сүз? Карантин кертелгән территорияләрдә йорт хайваннарын сату, аларны әлеге биләмәдән читкә чыгару, котыру авырулы яисә авыру дигән шик тудыра торган хайваннарны иткә сую, сыерларның сөтен сату, ризыкка куллану һәм хайваннарга ашату, клиник сәламәт терлекләрнең дезинфекцияләнмәгән йонын, тиресен әлеге территориядән чыгару тыела. Карантин терлекләрнең котыру белән чирләвенең соңгы очрагы көненнән алып ике айга кадәр дәвам итә.

-Диаграммадан күренгәнчә, быел өч айда ук районда котыруның 27 очрагы теркәлүен ничек аңлатасыз?

Реклама

-Район җирендә төлкеләр күп үрчеде. Ул сунарчылык җәнлеге буларак кызыксындырмый. Тиресен җыючы юк. Аучылар өч айда бары 110 төлке аттылар, бу аз. Быел районда расланган 27 котыру очрагының 20се төлке белән бәйле. Алар хуҗалыкларга, фермаларга килеп керәләр, кешедән курыкмыйлар. Без атылган төлкеләрне экспертизага җибәрәбез, диагноз күпчелек очракта раслана.

- Саклану чаралары нидән гыйбарәт?

Йорт хайваннары, шулай ук кешеләр авыру кыргый җәнлекләр тешләвеннән яисә селәгәе тиренең яраланган урынына эләгүдән зарарлана. Котыру чиренә каршы вакцина ясалмаган йорт хайваннарын кыргый җәнлекләр, хуҗасыз этләр тешләгән очракта, кичекмәстән, ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру белән зарарлану ихтималы булганда, терлек 10-14 көнгә, клиник симптомнар беленгәнчегә кадәр, карантинга ябыла. Кайвакыт ул 60 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Профилактика максатында авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына (эт, песи, ат, сыер) авыруга каршы прививка ясату мөһим.

Кешенең үзен котырган җәнлек тешләгән яки селәгәе эләккән очракта да кичекмәстән табибка бару зарури. Аңа кадәр тешләнгән урынны 10 минут дәвамында сабынлы су белән юдырырга була. Соңару үлемгә тиң.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: