Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кояш кызы Ләйсән Зарипова "Татарстан энҗесе" бәйгесендә зур җиңүгә лаек булды [+фото]

Кичә Казанның "Әкият" курчак театрында мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасындагы "Татарстан энҗесе" республика конкурсының финалы үтте.

Өченче тапкыр оештырылган әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында 10 хатын-кыз үз сәләтен күрсәтте. Алар арасында безнең райондашыбыз, кояш кызы Ләйсән Зарипова да бар иде. Ул "Грациозная жемчужина" номинациясендә җиңү яулады һәм wday.ru сайтында уткәрелгән сораштыруда иң күп тавыш җыючы булып танылды.
16-19 декабрь көннәрендә "Татарстан энҗесе"ндә катнашучылар өчен "Волга" яшьләр үзәгендә мастер-класслар, мәдәни программа оештырылды, репетицияләр үткәрелде. Финал тамашасы дәвамында хатын-кызлар презентация, иҗади номер, кичке күлмәкләрдә дефиле күрсәтте. Ләйсән исә үзенең матур биюләре белән һәркемне шаккаттырды. Җиңүче дип кулсыз-аяксыз туган 19 яшьлек Чаллы кызы Вероника Лазарева танылды.

Тулырак мәгълүматны сайтыбызда бераз соңрак бастырырбыз. Ә хәзергә әлеге чарадан фотолар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан татарстан энҗесе жемчужина татарстана