Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кыш хаталанганны гафу итми: юлны күрмисең икән – узгынга чыкма

Быел гыйнвар аенда Татарстан территориясендә 300 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, 37 кеше үлгән, 417сенең тәне җәрәхәтләнгән.

Гыйнвар аенда, узган елгы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, юл һәлакәтләренең саны 20, 4 процентка кимегән.

Әмма, шуңа да карамастан, февральнең беренче 4 көнендә генә дә 35 юл-транспорт һәлакәте булган, 8 кеше үлгән һәм 49 кешенең тәне төрле дәрәҗәдә казаланган.

Соңгы көннәрдә булган 3 юл һәлакәте уңаеннан, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә анең җитәкчесе Рифкать Миңнеханов үз фикерен белдерде. "Соңгы көннәрдә метеорологик шартлар начарайды - кар, буран аркасында юлларны күрү сәләте кими. Әмма машина йөртүчеләр һава торышы яхшы вакытта ничек йөрсәләр, шул ук тизлектә һәм шундый ук "игътибарлылык" белән баруын дәвам итә. Кыш - хаталанганны гафу итми. Юлны күрмисең икән, - узгынга чыкма", - дип кистереп әйтте Р. Миңнеханов.

Җитәкче ассызыклаганча, Югары Осланда һәлакәт ясаган "Хендай Каунти" тизлекне арттырмаган, техник яктан да төзек булган, әмма һава торшының һәм юлның начар булуын исәпкә алмаган. Үзенең полосасыннан барам дип уйлап, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу "Газель" белән бәрелешүгә китергән. Нәтиҗәдә, ике йөртүче дә вафат.

Сабадагы һәлакәтнең сәбәпчесе - "Лада Ларгус"ны йөртүче хатын-кыз. Аның алда баручы машинаны узып китәргә теләве каршы як полосадан килгән "Фиат Дуката" машинасына бәрелү белән тәмамлана. Хатын-кыз үзенең генә түгел, туганнарының да гомерен өзә.

Лаеш районындагы һәлакәтнең сәбәпчесе - "Лада-Приора" машина хуҗасының арткы тәгәрмәчләрендәге җәйге шиналарны кышкыга алмаштырмавы.

Рифкать Миңнеханов машина йөртүчеләрне юлларда саграк булырга, тизлекне киметергә, күз күремен начарайтырдай һава торышы торганда каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелырга, кышкы шиналар файдаланырга өндәде. "Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләр үзләренең генә түгел, башкаларның да гомерен өзә", - дип йомгаклады ул чыгышын.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев