Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лесхоз бистәсе янындагы буада үткән балыкчылар спорт бәйгесенә 60тан артык балыкчы килде

Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып, суга кармак ташлый башласаң, балыкны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың.

Балык тотуның да шул авыру белән чирли торган үз осталары була. Явлаштау авылында яшәүче Галиәхмәт Әкбәров та шундыйлардан. Балыклар җибәрелгән буа өй янында диярлек, иркенрәк вакыты булдымы, шунда ашыга.

- Балыкка йөрү бик тә күңелле, ул җан рәхәтлеге бирә. Иртәнге тынлыкта кояш күтәрелгәндә, cаф һава сулап, матур табигать кочагында хозурланып утыру үзе ни тора! Сәламәтлек өчен файдалы, бөтен организмың ял итә. Күпме адреналин аласың. Әле беркөнне ике килолы балык тоттым. Бөтен күзәнәкләр кузгалды, аяклар өйгә кайткач та рәхәт дерелди иде әле",- дип сөйли Галиәхмәт Әкбәров.

-Ә балык чиертмәсә, ачу чыкмыймы соң?- дим үземне күздә тотып.

-Юк инде. Бар мәшәкатьләр онытылып тора бит. Чын балыкчының кармагы буш тормый. Мин үзем таң беленә башлагач, чыгып утырам. Шул вакытта әйбәт чиертә,- ди ул.

-Ә казлар балыкны куркытмыймы?- дип өстим буада йөзгән йорт кошларына ымлап.

-Киресенчә, кәрәкә казлар артыннан ияреп йөри. Аларның ризыгы эшкәртелеп бетми бит, шуны җим итәләр,- дип тагын бер серне ачып сала балыкчы.

Әйе, һәр балыкчының үз сере була, аның барысын да әйтеп бетерергә ярамый. Галиәхмәт Әкбәров кайбер­ләрен миңа да чиште. Язуларына караганда, Россиядә 15 миллионлап һәвәскәр балыкчы бар икән. Саулыкны кайгыртып, шулар сафына кушыласы иде дә, ни кызганыч, безгә якынрак Мишәдә балык­лар кимеде. Күпләр моны элек суга аммиак, ашламаларның агып төшүе нәтиҗәсе диләр.

Балыкчылар көне уңаеннан үткәрелгән бәйге турында ярышны төп оештыручы Хәниф Тимербаев сөйли:

- Районда балыкчылар спорт бәйгесе 1999 елдан бирле үткәрелә. Быел ярыш Россия балыкчысы көне алдыннан уздырылуы белән истәлекле булды. Лесхоз бистәсе янындагы буада 60тан артык кеше килгән иде. Бәйгегә спонсорлык итүне Саба урман хуҗалыгы үз өстенә алды. Шулай ук балыкчы кирәк-яраклары сатучы сәүдә нокталары хуҗалары да булышты. Калкавычлы кармак белән балык тотуда җиңүчеләр иртәнге сәгать 7 дән алып 10га кадәр барган киеренке бәйгедә ачыкланды. Беренче балыкны тартып чыгару бәхете Шәмәрдәннән Фазыл Садыйковка елмайды. Аннары Рафис Зәйнетдиновның калкавычы чиертте.

"Иң зур балык" номинациясендә Раиф Ибраһимов җиңү яулады. Сабадан Вакыйф Җамалиев тоткан кәрәкә 2нче урынга тартты. Өченче урынны Курсадан килгән Рәсүл Әсәтов алды һәм иң күп балыкны да ул тотты. Спиннининг белән тотуда Рамил Дәүләтшинга тиңнәр булмады. Икенче урын Рамил Шакирҗановка бирелде. "Иң кечкенә балык" номинациясендә 1 урынга дәгъва иткән балык 11 граммга тартты. Аны судан Раил Садыйков тартып чыгарды.

Ярыш барган арада викторина үткәрелеп, балык ярышлары тарихын яхшы белгән Марсель Галимҗанов шәхси эшмәкәр Рәмзия Зарипова җиңүчегә әзерләгән спиннинингка лаек булды. Эшмәкәр иң өлкән катнашучы 70 яшьлек Мәннаф абый Имаметдиновны да 1,5 мең сумлык приз (катушка) белән бүләкләде.

Быел шулай ук каноэда узышлар да үткәрелеп, 1нче урынны Айдар Һадиев алды. Гомумән, ярышлар күтәренке рухта узды. Командалар арасында 1нче урынга Лесхоз бистәсе балыкчылары чыкты. Җиңүчеләргә игелекле җаннар булышлыгында әзерләнгән кыйммәтле бүләкләрне тапшыру тантанасы да катнашучылар күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев