Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Марат Әхмәтов язгы чәчүнең кайчан башланачагын хәбәр итте

Быел яз уртача киләчәк һәм Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы чәчүгә апрельнең беренче декадасы, ә кайбер районнар 1 числоларда ук төшәчәк.

Бу хакта бүген "Татар-информ" МА генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Ачыктан-ачк сөйләшү" ("Честный разговор") тапшыруында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

"Барысы да, быел яз иртә килә, дигән иде, әмма, күрүебезчә, безгә кабат кыш әйләнеп кайтты. Илнең көньяк районнарында, гадәттәгедән берничә атнага иртәрәк чәчү эшләрен башлап җибәргәннәр. Алар, салкыннар кире әйләнеп кайтмасмы икән, дип борчыла. Синоптикларның алдагы 10 көнгә булган фаразлары буенча, мартның 23 числоларына кадәр бездә салкын һава торышы сакланачак. Әлегә республика кырларында кар ята. Бик иртә яз безнең өчен яхшы түгел, чөнки ул зур уңышлы булмый", - диде М. Әхмәтов. Аның фикеренчә, язның уртача килүе көз көне чагылыш таба. "Яз уртача килер һәм апрельнең беренче декадасында, көньяк районнарда исә 1 числоларда ук чәчү эшләре башланыр дип уйлыйбыз. Быел безнең республика басуларында дым зампасы яхшы. Кайбер районнарда ул 200 мм-дан да артып китә. Кар катламы да, кыш җылы булу сәбәпле, бик дымлы, ул җир өслегенә тирән үтеп кермәгән. Бу да яхшы уңыш алуга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады министр.

Лилия Локманова

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев