Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Матурлыкны кем яратмый?

Санитар-экология икеайлыгы чорында районны чистарту, төзекләндерү һәм матурайту буенча башкарасы эшләр санап бетергесез.

Кардан арынган урыннар чүп-чар белән тулып ята. Автомобиль юллары читләрендәге галәмәткә исең китәрлек: ниләр генә юк аларда. Яшәгән җиребезне тәртипә китерүдә барыбыз да бердәмлек күрсәтсәк кенә уңышка ирешеп булачак. Икеайлык чорында коммуналь хуҗалыкларга аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Шул хакта сөйләү өчен сүзне Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры И.Хәбибуллинның үзенә бирдек.

-Барыбыз да яратабыз, әмма булдырганны сакларга кирәклеген генә исебездән чыгарабыз,- диде ул.- Әйләнә-тирәгезгә игътибар белән карагыз әле, язгы кояш нурының сихри көче карны эретә. Җир өстендә, юл читләрендә былтыр үзебез ташлаган пакетлар, шешәләр, чүпрәк-чапраклар баш калкытты. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре белән өмәләр оештырып, Вахитов урамыннан алып полигонга без шул чүпләрне җыябыз. Әйтәләр бит, кешене пычрактан йолкып алып була, әмма начар гадәтне кешедән йолкып алып булмый дип. Бу очракта да нәкъ шулай. Без - үзебезне үзебез чүплибез. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Район күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры

Илнур Хәбибуллин сөйләгәннәрне Гөлсинә Галимуллина язып алды.

Н.Дәүләтов фотосурәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев