Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Мичән мәктәбендә кыярлар яфрак ярган

    Гыйнвар салкыннары, февраль бураннары да куркытмаган - Мичән мәктәбендә кыярлар яфрак ярган. Узган җәйдән ноябрьгә кадәр дә алар үстергән кыярлар сатуда булды.

    Биология кабинетында ясалган оранжереяда янәдән алты йөз төп кыяр үсеп килә. Болай эшләү электр энергиясен һәм җылылыкны экономияләргә ярдәм итә.

    - Гыйнварның унси­ге­зендә төрткән идек, дүрт яфрак чыгардылар инде. Кырык көн үткәч теплицага күчерергә уйлап торабыз. Пакетларга балчык тутырып "оя"ларны көздән ясап калдырдык, - диләр.

    Кыяр үстерергә тәҗрибә­ләре зур. Серкәләнми торса да аптырамыйлар, буяу пумаласын эшкә җигәләр.

    - Узган ел "Эстафета" сортлы орлык чәчеп карадык, ә ул читтән серкәләнә икән. Март аенда ук кыяр ашарбыз дигән идек. Интернеттан эзләндек, белгечләрдән сораштык, барып чыкмады. Шуннан өйдән бер баш умартаны алып менеп куйдык теплицага. Кортлар да кермәде безнең хәлгә, чыгып очып беттеләр. Бал кортлары да юк, кыярлар да серкәләнми. Инде нишләргә? Балалар, техник хезмәткәрләр белән бергәләп чыктык та, пумалалар ярдәмендә ике көнгә бер ясалма серкәләндерә башладык. Шуннан соң кыярлар күзгә күренеп үсеп китте, апрель башында беренче кыярны ашадык, - ди Равил Шәйдуллин.

    "Эстафета" сорты егерме өч сантиметрга кадәр җитә икән. Бер куакка егерме-егерме биш килограммга кадәр кыяр бирә. Кечкенә чакта җыеп файдасы юк, өлгермәгән була, ди. Халык ваграк кыяр сорый икән. Шәхси кибетләргә, район кулланучылар җәмгыятенең сәүдә нокталарына сатуга чыгарганда аңлатырга да туры килгән. Кыяр үстереп ел дәвамында ике тапкыр уңыш алып була икәненә инанганнар алар.

    - Сатудан кергән акчага ниләр аласыз?

    - Уңышның барысын да сатып бетермибез. Балалар бакчада үстерелгән яшелчәләр белән ел дәвамында туклана. Яшел­чәләрне саклар өчен подвал ясап куйдык. Кәбестәләрне, кыярларны да тозлау ягында түгел, шул килеш саклыйбыз. Кәбестәләрне бәйләп чөйгә элеп куйгач черемиләр дә, бик яхшы сакланалар. "Свежий" белән нәрсә эшләсәң дә була, витамины да әйбәтрәк саклана бит. Сатудан кергән акча мәктәп бизнесын киңрәк җәелдерү өчен әйләнештә йөри. Узган җәйдә теплицага утлар куйдык, җылыттык, җылы су өчен бойлер урнаштырдык. Утлар вакытка көйләнгән, таймер белән эшли. Җир эшкәртергә культиватор алырга исәплибез. Акча булса кирәк-ярак күп мәктәпкә. Чын табышка эшли башлаганчы берничә ел кирәк әле.

    - Каз үстерү дә булган икән тәҗрибәгездә? Табышлы булып чыкмадымы, ни өчен дәвам итмәдегез?

    - Ике ел рәттән йөзәр баш каз алып үстердек. Каз үстерү отышлы, чистартып та, тере килеш тә саттык. Әмма безнең урын белән уңайсызрак. Киләсе елларга җайлап бетергәч тагын алырга исәп бар.

    - Бу эшләрнең барысын да кемнәр эшли, ничек өлгерәләр?

    - Бер җайга салынгач барысы да үз көенә бара. Балалардан башка булмый, билгеле. Укучылар җәй көн берәр атна практика уза. Аларга да хезмәт тәрбиясе бик кирәк. Аннан соң укытучылар, хуҗалык эшләре буенча мөдир, техник хезмәткәрләр бик тырыш. Беркем эшсез тормый бездә.

    Яшелчәләр җыеп алынган җиргә узган ел арыш чәчеп куйганнар. Туфракның структурасын яхшыртып кына калмый, экологик чиста ашлама да, диләр алар.

    - Тегеләй-болай итәбез, ничек булыр микән, диеп уйлашабыз. Кыяр­ларны пакетларга утырту­ның уңай ягы шунда - бер утырткан балчык икенчесенә ярамый, бакчага алып чыгар өчен уңайлы алай эшләгәндә. Икееллык черемә кер­тәбез. Аның урынына чүп үләне, яшелчә яфракларын күмәбез, черемәне шулай әзерлибез, - ди мәктәпнең директоры Равил Шәйдуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: