Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Моннан да зурлау булырмы?”

Ветераннарга - торак

Агымдагы ел сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту максатында алып барылган төзү-подряд эшләре белән дә куанычлы. Гомумән, әлеге категория гражданнарны (моңа Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугышта һәлак булганнарның, кайткач үлгәннәрнең тол хатыннары да керә) фатирлы (йортлы) итү иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып кала. Шушы программа кысаларында сугыш ветераннарының, аларның тол хатыннарының төп нигезендә төзелгән йортлар өлкән буын вәкилләренә аеруча куаныч китерә. Әле беркөнне, мәсәлән, Олыяздан Хәсән абый Хөснетдинов редакциягә кереп, әнисе Йөзлебикә Гыйльфанованың яңа йортка күчү куанычын уртаклашкан иде. Ветераннарның торак шартларын яхшырту максатында күрелгән чаралар Лесхоз бистәсен дә төзелеш мәйданына әверелдерде. Биредә җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте төзүчеләре берьюлы унбер участокта эш алып бара. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев