Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефть бәясе көннән-көн төшә

Бүген иртән Лондонның ICE Futures биржасында Brent нефтенә октябрь фьючерслары 56 центка (1,14 процент) - бер барреле 48,63 долларга кадәр кимегән. Җомга сатулары буенча аларның бәясе 44 центка (0,89 процент) төшеп, бер барреле 49,19 доллар тәшкил иткән.


Иртән Нью-Йоркның товар биржасының электрон сатуларында WTI нефтенә сентябрь фьючерслары 50 центка (1,18 процент) - барреле 42 долларга кадәр төшкән. Шул ук вакытта алдагы сессия ябылган вакытта контрактлар бәясе 27 центка (0,64 процент) күтәрелеп, бер барреле 42,5 доллар тәшкил иткән.

Аналитиклар хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башынан WTI 21 процентка арзанайган.

ОПЕКта Гыйрак вәкиле Мехди Асали хәбәр иткәнчә, Төньяк Америка һәм ОПЕКтан шактый күләм нефть җибәрү, ихтыяҗ җитәрлек артмау һәм АКШ доллары ныгу бәяләргә басым ясый. Аның сүзләренчә, Иранга карата санкцияләр гамәлдә чыгарылгач, ул нефть табуны тәүлегенә якынча 500 мең баррельгә кадәр арттырачак, нәтиҗәдә картель әгъзалары саналган илләрдә тәүлегенә рекордлы 33 млн баррель кара алтын чыгарылырга мөмкин, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев