Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Әниемә чәчәк бәйләме»

28 ноябрьдә башкалабызның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Әниемә чәчәк бәйләме" акциясендә иң бөек затлар - әниләрне хөрмәтләделәр.

Зур хөрмәткә ия аналар гаилә учагының җылысын саклап, җәмгыятькә лаеклы ул-кызлар үстереп ихтирам-хөрмәт яулаганнар. Күп балалы әниләрне тәбрикләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллин, ТР Президент Аппараты вәкилләре һәм башкалар катнашты. "Илдә "Ана капиталы", республикада күп балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен җир мәйданы бирү программалары, балалар бакчалары төзелеше, мәктәпләрне төзекләндерү - болар барысы да тормыш дәрәҗәсе күпкә югарырак булсынга, хатын-кызга бала үстерү һәм тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру өчен башкарыла", - дип билгеләп узды Римма Ратникова үзенең чыгышында.

Әлеге чарада безнең районның Иске Икшермә авылыннан Фирая Ибраһимова, Сабадан Резеда Фатыйхова, Гөлнәзирә Гүзәлова, Рәкыйбә Гатауллина, Мөслимә Муллахмәтова һәм Лилия Гайсина, Курсабаштан Фәүзия Хуҗиева, Лесхоздан Рәсүлә Гыйззәтуллина, Олы Арташтан Ризәлә Мөхетдинова һәм Әнисә Зиннәтова, Эз­мә­дән Фәүзия Латыйпова, Мичәнбаштан Минфлүр Һадие­ва, Алан-Елгадан Гөлйөзем Зәйнуллина, Югары Шытсудан Дания Җәләлиева һәм Олыяздан Гөлфинур Фәйзрахманова катнашты.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев