Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әниләр көне белән!

Хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сез иң гүзәл, кадерле, газиз кешеләребез.

Нәкъ менә әни ролендә хатын­ кыздагы сабырлык, тормышны чиксез ярату, үз­ үзеңне аямау кебек сыйфатлар ачык чагылыш таба. Әлеге сыйфатлар хатын ­кызда сабый дөньяга туганнан соң барлыкка килә һәм аны гомере буе озата бара. Безнең хатын­кызлар - менә дигән әниләр генә түгел, уңган хезмәтчәннәр дә. Сезнең нәтиҗәле хезмәт һәм иҗади эшчәнлек районыбыз үсешенә уңай этәргеч ясый. Сез үзегезнең олы йөрәгегез, киң күңелегез, ягымлы, якты йөзегез белән тормышыбызны бизисез, яшәргә көч бирәсез. Сезгә әйтергә теләгән рәхмәтләребезнең иге-чиге юк. Без сезгә кулыбыздан килгән барлык кадер-хөрмәтне, игелек-шәфкатьне күрсәтергә бурычлы. Районыбызда чын мәгънәсендә горурланырлык, хезмәттә югары уңышларга ирешкән, ишле гаиләле әниләр күп. Ятим балаларны үз иткән олы йөрәкле аналар бар. Без алар алдында хөрмәт белән башыбызны иябез. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел көрлеге, гаилә бәхете, балалар куанычы телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев