Озак яшәү– үз кулыңда!
Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әнә шулай, ди. Министр Казанның "Электр приборлары" заводы хезмәт коллективындагы очрашуында: "Һәркем иртән йокыдан торуга, беренче эш итеп, кан басымын үлчәргә тиеш.
Әгәр ул 120гә 80 нән бераз югарырак икән, кичекмәстән, табибка күренергә кирәк. Кан басымы югары килеш йөрергә ярамый", - дип кисәтте.
Әлеге хезмәт коллективы алдында чыгышын министр гади итеп, үз мисалында аңлатып сөйләде. "Минем әби-бабаларым да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегеп яшәгән. Бабам 91 яшькә җитеп үлде, әбием әле дә исән. 94 яшен тутыра. Ул да гел кан басымы уйнаудан тилмерә. Әмма вакытында эчеп куйган даруы, табибларга күренеп торуы, дөрес тормыш рәвеше алып баруы аркасында яши ул", - ди Гадел Вафин.
Искәртеп узабыз: үзенең Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 2015 нче елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип билгеләгән иде. Бу уңайдан соңгы елларда Татарстанда бик күп эшләр башкарылган.
"Елдан-ел республикада авыруларны нәтиҗәле дәвалау өчен мөмкинлекләр арта. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 7 йөрәк-кан системасы үзәге эшли. Атнасына 7 көн 24 сәгать буе хастаханәләргә кискен миокард инфаркты булган кешеләрне китерәләр, аларның гомерен саклап калу өчен барысын да эшлиләр. Шулай ук республикада инсультка каршы көрәшә торган 17 үзәк эшләп килә, - ди министр. - Йөрәкне сакларга кирәк. Нәселегездә кан басымы белән интегүчеләр булган икән, сез дә сәламәтлегегезгә игътибар итәргә тиеш. Кан басымы күтәрелгән саен, йөрәк ныграк эшли башлый. Шулай итеп, аңа авырлык килә. Әгәр сез йөрәкнең тайпылышлары барлыгын белеп тә, үзе узар әле дип уйласагыз - ялгышасыз. Табиблар тикмәгә генә дарулар эчәргә кушмый. Үзем дә иртән дару эчмичә өйдән чыкмыйм. Кайчак, дару ул - химия бит, дигән булалар. Тик ялгышмагыз. Чит илләрдә дә дарусыз яшәмиләр. Россиядә һәм Татарстанда үлемгә китергән беренче сәбәп булып йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары тора. Ел саен үлемгә китергән сәбәпнең 53 процентын йөрәк-кан тамырлары авырулары алып тора. Шуңа күрә безнең максат - авыруны вакытында белеп алу, дәвалау. Авыру аркасында өзлегүләр булмасын өчен лекция укыйм. Профилактика - төп өстенлекләрнең берсе", - ди ул.
Гадел Вафин сүзләренә караганда, соңгы елларда халык начар туклана башлаган. Җәяү йөрүчеләр дә кимегән. "Эшкә барганчы һәм эштән кайтканчы гел җәяү йөрергә кирәк. Шуңа күрә министрлык тарафыннан яңа профилактика стратегиясе эшләнде. Аның нигезендә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау ята. Бу гомерне озайтырга, сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк", - ди министр.
- Хезмәт коллективлары белән тикмәгә генә очрашмыйм. Чөнки биредә күп кеше эшли. Алар, авырса да, хастаханәгә барып йөрми, эштән туктамый. Шунлыктан аларның сәламәтлекләренә игътибарлы булулары бик мөһим, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев