Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пандусны – әйдә, ярарга

3 декабрь - календарьның үзенчәлекле датасы. Районда игълан ителгән инвалидлар ункөнлеге дә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проб­­­­ле­маларына җәмә­гать­че­лекнең игътибарын җә­леп итүне күздә тота.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә расланган чаралар планы нигездә социаль яклау идарәсе, "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, инвалидлар оешмасы, РФ Пенсия фондының район идарәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла. "Ункөнлекнең чаралар планы нигезендә өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе бездә исәп­тә торучы балачактан инвалид өлкәннәргә күчтәнәчләр өләшергә әзерләнә. Атналык кысаларында балачактан инвалид 23 ялгыз әби-бабайны Шәмәрдәндәге тернәкләндерү бүле­ген­дә дә ял иттерү каралган. "Игелекле телефон" акциясе дә дәвам итә. Шәмәрдәндә яшәүче II төркем инвалид Сәвия Муллиевага министрлык җибәргән телефон тапшырылачак",- ди "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Р.Равилин. Әлбәттә, кайгырту ункөнлек бе­лән генә чикләнми. Мөм­кинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр график нигезендә күрше районнардагы тернәк­ләндерү үзәклә­рендә ял итә, Социаль иминият фонды аша республика шифаханәләрендә сәламәтлеген ныгыта.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Ф.Мавлетов.

Н.Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев