Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пиротехник әйберләр куллану урыны итеп Сабадагы “Аргамак” картодромы биләмәсе билгеләнгән

Янгын сүндерүчеләр Кыш бабайны да тынычлыкта калдырырга җыенмый. Бәйрәм чаралары узачак, чыршылар куелган биналарны тикшереп чыгачаклар.

Шулай итми булмый. Кайбер мәгълүматларга караганда, янгында һәлак булуның күп кенә очраклары нәкъ менә шушы чорда - 1 декабрьдән 31 гыйнварга кадәр сузылган вакыт аралыгында килеп чыга. Янгыннарның бер сәбәпчесе - пиротехника, фейерверклар. Алар белән саксыз эш итү ут чыгуга китерә, балалар сәламәтлегенә зыян килә.

Шундый бәла-казаларны булдырмау максатында Татарстан Президенты Указы нигезендә 15 декабрьдән 2014 елның 1 февраленә кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Әлеге чорда сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектлары чикләреннән 1000, кешеләр күп күпләп булган биналар чикләреннән 300 метр арада урнашкан территорияләрдә пиротехник әйберләр куллану тыела. Президент Указын үтәү максатында Саба муниципаль районы башлыгы карары да чыкты. Анда бәян ителгәнчә, махсус режим чорында пиротехник әйберләр куллану урыны итеп Сабадагы "Аргамак" картодромы биләмәсе билгеләнгән. Башка урыннарда аларны эшкә җигү катгый тыела.

Янгыннарга Яңа ел бәйрәмнәрендә күбәйгән исерекләр дә сәбәпче булырга мөмкин. Ут белән саксыз эш итү, тәмәке төпчеген сүндерми ташлау фаҗигагә китерә. Быел Эзмәдә октябрь аенда әнә шундый аяныч хәл булды, 1963 елгы ир янып үлде. Фаҗигаләр булып торуга карамастан, кайбер авыл җирлекләрендә янгын иминлеге мәсьәләсенә игътибар җитеп бетми. Әйтик, районда гидрантлар саны ике тапкыр артса да, кайчак аларны тиешле дәрәҗәдә тотуның элементар таләпләре үтәлми. Узган җомгада Россия Эчке эшләр министрлыгы республика баш идарәсенең райондагы күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Ай­нур Галимуллин белән Сатыш авыл җирлеге би­ләмәсендә гидрантлар куелган урыннарны йөреп чыктык һәм күбесенең кар астында калганлыгын күрдек. Сатыш авылы уртасындагы гидрант өс­тенә урамны чистартканда гомумән карны сыртлап өеп киткәннәр иде. "Ут-фәлән чык­са, нишлибез инде?"- дим үтеп баручы апага. "Әстәгъфирулла дип әйт",- ди ул каударланып. Ут чыкса, укынулар гына коткармас шул, су кирәк. Бер елны гидрантларның кар астында калуына борчылып, Олы Нырты авыл җирлеге халык җые­нында да сорау биргәннәр иде. Борчылып кына калмыйча, кемдер эшләп биргәнне көтмәсеннәр, кайчак кешеләр үзләре дә кулларына көрәк алсыннар иде. Җыенда җавап әнә шундыйрак характерда булды. Янгынны очкын хәлендә сүндерү, өй­ләребезне саклап калу үзебез өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев