Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рабига апаны ил башы котлады

Лесхоз бистәсендә яшәүче Рабига Галиәскар кызы Хөснуллинага 95 яшь тулу уңеннан Владимир Путинның Котлау хаты һәм "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 75 ел" юбилей медале тапшырылды. 

Юбилярны район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау  бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Саба урман хуҗалыгы директоры Васыйл Гыйззәтуллин, "Мишә" авыл җирлеге сәркатибе Алсу Владимирова һәм почта бүлекчәсеннән  Айгөл Шәрипова  котладылар. Рабига апага  кызы, оныклары, кияү-киленнәре, күпсанлы туганнары да изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев