Районда кышкы ягу сезонына әзерлек бара
Көзгә кердек, аннары - кыш. Җәй исә шушы кырыс фасылга әзерлек өчен бирелгән вакыт кына ул. Бигрәк тә торак-коммуналь хуҗалыклар өчен.
Кыш уртасында үзәктән ягылучы биналарга җылылык бирүнең тукталуы иң җитди "ЧП"лардан санала. Краннан су килмәсә дә (чишмәдә бар), ут сүнсә дә (шәм бар) түзәргә була әле, ә фатирларда, бакчаларда җылы бетсә - гадәттән тыш хәл буларак кабул ителә. Мондый күңелсезләргә урын калмасын өчен Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә дә җылылык хуҗалыгын кышка әзерләү ягулык сезоны төгәлләнүгә башлана. Предприятие директоры Илнур Хәбибуллин әйткәнчә, бу эштә тоткарлыкларга юл куела алмый.
Кышкы ягу сезонына әзерлек турында тулырак итеп газ хуҗалыгы мастеры Рүзәл Гомәров белән сөйләштек. Аның әйтүенчә, предприятие балансында 4 котельный бар, алардан киткән җылылык гомуми озынлыгы 2691 километр булган торба буенча тарала. Квартал котельныеннан җылыны гимназия, аграр көллият, сәләтле балалар мәктәбе, өч тулай торак, Мәктәп урамындагы ветераннар йорты ала. Җылылык хуҗалыгына 7 оператор, 2 мастер, 2 слесарь хезмәт күрсәтә. Аларга эш күп булган. Беренче чиратта җылылык магистраленең басымга чыдамлылыгы тикшерелгән. Котельный һәм казан агрегатлары тулысынча ремонтланып әзерлек халәтенә китерелгән. Моннан тыш предприятие бюджет учреждениеләрен җылытучы 69 котельныйга да хезмәт күрсәтә. Аларда барлык задвижкаларга, җылылык камераларына, узелларга ревизия ясалып, искергәннәре, ватыклары алыштырылган. Приборларга тикшерү (госповерка) үткәрелеп, куелып беткәннәр.
-Быел гына хезмәт күрсәтүгә өч котельный алына,- диде Р.Гомәров.- Шуның берсе "Шоколад" балалар бакчасын, икесе Сабантуй комплексын җылыта. Быел "Әллүки" балалар бакчасы да безгә кушылды. Моның өчен 30 метр җылылык трассасы сузылды.
Сезонга әзерләнгәндә узган кыш килеп чыккан кайбер "вак-төякләрне" бетерү бурычы куелган. Әйтик, үзәк хастаханә бинасына бара торган трасса тишелгәнлектән, хәзерге вакытта аның 150 метры яңа технологияләргә нигезләнеп алыштырылган. Пенополиуретан изоляцияле, ягъни полиэтилен торба эченнән уздырылган, ике арадагы бушлыгы күбек белән тутырылган үткәргечтән җылылык югалуы 2 проценттан артмый.
Ә, иң мөһиме, быел котельныйлар альтернатив ягулыкка көйләнгән. "Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында газ бетеп тора икән, су-пар казаннары солярка ягып җылытыла торган булачак",- дип аңлатты Рүзәл Гомәров. Эшләр моңа барып җитә күрмәсен, билгеле. Шулай да юкка гына яхшыга өметлән, начарына әзер тор, димиләр бит. Кайбер шәхси йортларда утын яга торган мичләрнең саклануы шуңа бер мисал.
Моннан тыш котельныйлар белән GSM элемтә каналлары буенча ерактан торып диспетчерлык итү технологиясе кертелүе дә кулланучылар мәнфәгатьләрен күздә тота. Контрольдә яңалык җитди аварияләрне булдырмый калуга ярдәм итә, ремонт-төзекләндерү вакытын кыскарта.
Кыскасы, коммуналь хуҗалык балалар бакчаларына, мәктәпләргә җылылык җибәрергә бүгеннән әзер. Предприятие җитәкче-белгечләре алдагы ягу сезонында җитди аварияләр килеп чыкмас, дип ышандыралар. Кайчак фатирларның салкын булуына кулланучылар үзләре дә сәбәпче. Мисалга, ветераннар йортындагы беренче каттагылар эсселектән җылылык торбасындагы кранны ябып куйганнар, нәтиҗәдә өстәгеләр туңа башлаган. Бу очракта җылылык системасының шулай үзенчәлекле эшләнүенә дә аптырый торган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев